Эшсезләргә пособие түләү өчен Татарстан федераль казнадан 880, 4 миллион сум акча алачак. Россия Премьер-министры Михаил Мишустин шул хактагы хөкүмәт карарын имзалаган.
Россия Хөкүмәте төбәкләргә барлыгы 35,3 миллиард сум акча бирергә карар кылган. Болар – өстәмә акчалар. 31 августка кадәр федераль казнадан эшсезлек буенча пособие түләүгә 109,4 миллиард сум акча тотылган иде. Ул сумма бюджетта каралганнан 83 процентка күбрәк.