2022 елда эшсезлек буенча пособиенең максималь күләме күпме булачагы билгеле

2022 елда Россиядә эшсезлек буенча пособиенең максималь күләме арта, ул  12 792 сумга җитәчәк. Россия Премьер-министры Михаил Мишустин имзалаган карар хокукый мәгълүмат порталында урнаштырылган.

Документта эшсез гражданнар өчен «эшсезлек буенча пособиенең минималь күләмен – 1 500 сум, эшсезлек буенча пособиенең максималь күләмен 12 792 сум күләмендә билгеләргә» диелгән.

Моңа кадәр эшсезлек буенча 12130 сумга кадәр акча алу мөмкин иде. Бу 2020 елның минималь хезмәт хакы күләменә туры килә.


Фикер өстәү