101 яшьлек әбисе турында Ләйсәнә Садретдинова: «Ул безгә терәк!»

Азнакайда гомер итүче Хәдичә Шәйдуллинага 101 яшь булуга карамастан, ул әле дә өйдәге эшләрне башкара, газета-журналлар укый. Таякка да 100 яшендә генә тотынган. Хәдичә әбинең хәлләрен туганы ТНВ журналисты Ләйсәнә Садретдиновадан сораштык.
— Минем әбием — Зөләйха, аның сеңлесе ул. Без аны барыбыз да шулкадәр яратабыз. Ул безгә зур терәк. Әле дә үзенең акыллы киңәшләрен бирә, — ди Ләйсәнә. — Үз әбием 88 яшькә кадәр яшәде. Әле ул да торыр иде. Әниемнең үлемен авыр кичерде. Әмма үз балаларына биргән җылыдан Хәдичә апабыз миңа да өлеш чыгара.
Хәдичә апа Сарман районының Карамалы авылында туган. Ире белән 4 кыз бер малай үстергәннәр. Кызганыч, әбигә бала хәсрәте кичерергә язган. Әмма ул сынмаган. Башка балаларына таяныч булып яшәвен дәвам итә.

Бүгенге көндә Азнакайда кызы Сәлимә кызы гаиләсендә гомер итә. Сәлимә апага да 67 яшь, Хәдичә апаның иң олы баласы Халисәгә — 81, төпчек улы Рафаэльга 60 тулган.
— 95 яшенә кадәр үзе генә яшәде. Аннары гына кызына күчте. Казандагы балаларына да кунакка килеп йөри. Шөкер, бик зиһенле. Барыбызның туган көннәрен хәтерли. Мин өй салырга тотынгач та, көн саен шалтыратып, эш барышын сорап торды. Төпле киңәшләре белән ярдәм итте, — ди Ләйсәнә. — Хәлен белеп шалтыратсаң да бер зарланмый. «Бар да әйбәт. Тагын бер көнгә генә картайдым шул»,- ди. Күңел көрлеген югалтмаган, кирәк икән шаярта да. Безне бер уч итеп, җылы кочагына алып сөяр кеше ул. Ул яшәгән йортның уты сүнмәсен, җирдәге кояш булып Хәдичә апабыз безне озак еллар җылытсын иде! Ул безгә бик кирәк. Мин аны бик яратам!

Гөлгенә Шиһапова


101 яшьлек әбисе турында Ләйсәнә Садретдинова: «Ул безгә терәк!»” язмасына фикерләр

  1. 101 яшьлек әбигә син терәк бул инде. Дөнья буйлап, рәхәтләнеп күп йөрдең. Кеше акча түләп йөри, синеке три в одном: ял да, дөнья гизү дә, эш тә + кунак булу да!

Фикер өстәү