Мәрьям Гатина: «Әниләре булырга тырыштым»

Апас районының Каратун бистәсендә яшәүче 76 яшьлек Мәрьям Гатина бар кешегә дә үзенеке төсле картлык тели. Балалары аны кадер-хөрмәттә яшәтә. Кайчандыр әнисез калган өч балалы йортка килеп кергән Мәрьям апа хәзер шулардан игелек күрә.

– Кызыл Тау авылында туганмын. Әтием бик оста гармунчы, тирә-якка даны таралган сәгать төзәтү остасы иде. Әни дә, әби дә кул эшләренә хирыс булулары белән аерылып тордылар. Мин дә эшкә өйрәнеп үстем. 7 класста укыганда тегү машинасы алып бирделәр. Әни аны 800 йомырка сатып алды. Машина алып кайтуга күрше апа күлмәк тегүемне сорап керде. Ничек эшләгәнмендер, әмма булдырдым, – дип искә ала Мәрьям апа. – Әле хәзер дә бер төн эчендә бер күлмәк теккәнем бар. Әгәр кирәк икән, төне буе да утырып эшлим, көннәр буе да утырырга иренмим. Оныгыма кәнфит кәгазьләреннән дә күлмәк тегеп бирдем. Бер күлмәккә барлыгы 5 меңләп кәнфит тышы китте.

Мәрьям апа баянда уйнарга да өйрәнгән. Бу осталыгы Урта Балтай клубына китерә дә инде аны. Шул чакта авылларында яшәүче бер гаиләгә хәсрәт килә. Апаска юл тоткан ир белән хатын юл фаҗигасенә очрый. Аларны утырткан машина йөртүче белән гаилә башлыгы исән кала. Ә менә 43 яшьлек Нурия, өч баласын ятим калдырып, вафат була.

– Мин ул вакытта кияүдән кайткан идем. Ирем белән озак яши алмадык, 9 ай торгач, аерылыштык. Балабыз булмады. Нурия апаның ире Хәйдәр өч бала белән тол калгач, мине аңа димләделәр. Яшь арабыз 13 ел иде. Әти белән әни каршы килмәде. Аеруча : «Балам, ул балаларга да әни кирәк бит. Кем дә булса, аларны үстерергә тиеш. Каршы килмә», – дип үгетләде. Ул вакытта мин Хәдичә исемле әбигә фатирга кергән идем. Үзем дә кияүгә чыгарга каршы түгел. Тик Хәдичә әби мине, бирмим, ди. Мине дә, чыкма, дип үгетли, чит балаларга әни була алмассың, ашыкма, ди. Әти белән әни кушкач, мин ничек каршы килим? Үзем дә ул балаларны уйладым, – дип искә ала Мәрьям апа ул көннәрне.

Хәдичә әби кызны өйдән чыгармый. Мәрьям апаларның киленнәре төнлә килеп, әнигә нидер булды, дип алдалап кына алып чыга. Бу төнне Мәрьям апа кияүгә чыга.

– Өстемдә кофта белән итәк. Бездә кыз кеше кияүгә тоташ күлмәк киеп чыгарга тиеш дигән ырым бар иде. Хәдичә әби йортына кире кереп булмый, өстемдәге киемем өчен дә борчылам. Аллага тапшырып, Хәйдәрләр өенә килеп кердем. Ул чакта күп кеше минем бу адымымны яратып та бетермәде. Янәсе, әзер тормышка килеп керде, диделәр. Авыр сүзләр булса да, үземнең күңелне белгәнгә, сабыр иттем. Иң мөһиме – гаиләдәге мөнәсәбәт иде, – ди Мәрьям апа. – Мин килгәндә иң олы бала Рамилгә 18 тулып киткән чак. Ул укырга керә алмыйча, бер ел безнең белән яшәде. Рамиләгә – 13 яшь. Биергә яратты ул. Әниләре дә оста биегән. Рамилә янымнан китмәде дә. Гөлчәчәккә 4 кенә яшь иде әле. Кечкенәләр «әни» дип үсте. Рамил әйтә алмады. Буй җиткән егет бит инде. Үзем дә «әни» дип әйтмәвенә әллә ни игътибар бирмәдем.

Соңрак улыннан да әни дигән җылы сүзне ишетә ул…

– Хәйдәр белән кушылгач, мин бар җылымны шушы балаларга бирдем. Алар әниләре юклыкны сизмәсен өчен тырыштым. Күңелемдә бер дә начарлык булмады. Гомер буе тегү теккәч, балаларымны гел матур киендереп йөрттем. Кичтән чалбар кисәләр, икенче көнгә ул күлмәккә дә әйләнә иде. Дүртенчегә уртак балабыз Райләбез туды, – ди Мәрьям апа. – Хәйдәрем бик әйбәт булды. Аның белән рәхәт яшәдек. Көнләшеп йөрәккә тимәде. Кая барасым килсә, шунда җибәрде. Бер авыр сүз әйтмәде. Рәхмәтле була белде. Мәхәббәтнең ни икәнен әйтә алмыйм. Әмма без аннан да зуррак хис белән яшәдек. Гаиләбездә дә, икебезнең арада да хөрмәт булды. Минем 55 яшемне үткәрдек тә, кунакларны көзгә көмеш туебызга чакырдык. Тик бәйрәм итү насыйп булмады. Хәйдәрем 68 яшендә йөрәк белән китеп барды.

Бу хәсрәтне балалары белән бергә күтәрә Мәрьям апа. Төп йортның җылысын саклап озак яши әле ул. Оныкларын да үстерешә. Соңгы елларда аны кызы Райлә үзе янына чакырган. Хәзер бар туганнар шунда җыелыша икән. Мәрьям апа бик бәхетле. Әле бер баласы кунакка алып китә икән, әле икенчесе.

Мәрьям апа турында язма әзерләгәндә, кызлары белән сөйләшергә туры килде. Алар әниләренә бик рәхмәтле. “Иң авыр чакта күңелебезгә ачкыч тапты. Кеше газиз баласыннан баш тартканда, әни безне үз канаты астына алды. Мине дөньяга китергән әниемне дә хәтерлим. Ул үлгәндә миңа 13 яшь иде. Мәрьям әниебез кечкенә сеңлебез тугач та, барыбызны тигез күрде”, – ди Ульянда яшәүче олы кызы Рамилә. “Әни безгә ятимлек ачысын сиздермәде. Бик рәхәт яшәтте. Без аңа гомеребез буена бурычлы. Ничек инде якын итмисең, әни бит ул!” – ди кече кызы Гөлчәчәк.

Мәрьям апа исә кайчандыр әти-әнисен тыңлап кияүгә чыкканына сөенә. Мин әнинең әнисенең язмышын кабатладым, ди ул.

– Әбием дә дүрт балалы тол иргә кияүгә чыккан. Уртак бер балалары булган. Язмышлар кабатлана икән, – ди Мәрьям апа. – Кияүгә килгәндә, мин аны-моны уйлап тормаган идем. Ә хәзер инде нинди зур адымга баруымны аңладым. Балаларыма кыен чакта терәк булдым, алар исә хәзер мине рәхәт яшәтә. Игелекләрен күрәм. Күзләр тимәсен. Бик дөрес тәрбия алган балаларыма рәхмәтлемен. Гомерем бушка үтмәгән. Чит кешеләр килеп, дүрт балам хакында да җылы сүзләр әйтә. Бәхет бит инде бу!

Гөлгенә ШИҺАПОВА

 

 


Фикер өстәү