Сынау — Аллаһы Тәгалә рәхмәте

Шушы көннәрдә 100 яшен тутырган Хәдичә Сәлахетдин кызы Шәйдуллина әнә шулай ди. Ул бүген дә хәрәкәттә. Тәмле итеп пешерә, ил-көн яңалыкларын белешеп тора, җанатар буларак яраткан клубы “Ак барс” уеннарын күзәтеп-карап бара.

Тумышы белән Сарман районының Карамалы авылы кызы ул. Тормышын, үткәнен бик гади итеп сөйли, әйтерсең лә бернинди авырлык күрмәгән. Уйларыңны укыгандай итеп: “Сынау – Аллаһы Тәгалә рәхмәте”, – дип куя. Сынау дигәнең Хәдичә әбигә яшьли килә.

Азнакай районы Баланлы Бүләк авылында оя-нигез корган парның тормышын Бөек Ватан сугышы пыран-заран китерә. Ирен сугышка алганда Хәдичә апа ике айлык кызы белән кала. Ярты ел дигәндә иренең һәлак булуы турында кара кәгазь ала. Туганнары чакырып торса да, Хәдичә апа Баланлы Бүләктән китми. Сигез ел буе иренең әбисен тәрбиядә тота. Әбекәй вафатыннан соң гына Себердән кайткан Шәрип белән авылдан китәргә ризалык бирә. Алда – тимер юлда эшләү, бер-бер артлы дүрт бала табу.

– Эш авыр булды, кызым. 15 ел эшләгәч, лаеклы ялга чыгаралар дигәнгә чыдадык. 50 яшьтә пенсиягә чыктым. Икебез дә эшләүдән туктагач, Азнакайга кайтып төпләнергә булдык. Ике кызым Себердә кияүгә чыгып калды, калганнары безнең белән кайтты. Улым – Казанда, ике кызым – Воркутада, тагын икесе – Азнакайда. Воркутадагы бер кызым гүр иясе булды. Безнең нәсел илле кешегә тула инде хәзер. Бәхетлеме, дип сорыйсың киләдер, бәхетле мин, балам. Шушы балаларым, оныкларым, оныкларымның балалары – берсе дә йөземә кызыллык китермәде. Шуның белән бәхетле мин. Бәхетле гомернең сере  – җан тынычлыгында. Начар гадәтләрем булмады, кеше сөйләмәдем, хәрам нәрсәләрне авызыма алмадым, гел эшләдем. Адәм баласын авыр эш таушалдырмый. Кешене начар уйлары, үзен кызганып, гел зарланып йөрүе чирләтә. Тик утырып телевизор да карый алмыйм мин. Һич югы кул эше тотып утырам. Юклык вакытта да балаларымның өсте бөтен булды. Тектем, бәйләдем, бәйләгән әйберләрне балаларымның балалары да яратып киде әле.

Бәхетле әбине апасы Зөләйха кызының кызы – Ләйсәнә Садретдинова да котлап кайткан. Яраткан әбисе, киңәшчесе ул аның.

– “Әби, сиңа йөз яшь тулды, ышанасыңмы?” – дип сорадым, – ди Ләйсәнә. – Кызым, өч абыем да сугышта яшьли ятып калдылар. Алар гомерен дә яшимдер мин, диде. Әби сәясәтне белә, газеталарны күзлексез укый. Татарстан гына түгел, бөтен ил-көн яңалыкларыннан хәбәрдар. Бөтенебезне карап, кайгыртып тора. Без шуңа күнгән инде, нинди генә эшкә тотынсак та, иң беренче хәер-фатиханы аңардан алабыз. Мин Хәдичә апада үстем дисәң дә була. Алар әбием белән икесе дә мировой! Икәүләшеп шашка, домино уйнадылар, җор теллеләр. Әбиемнәрнең әтиләре Сәлахетдин бабай курайда уйный торган булган. Алар, авылның өч кешесе, туйлар  алып барганнар. Менә шул сәләт Хәдичә апаның улы Рафаэльдә килеп чыкты. Ул, консерватория тәмамлап, Опера һәм балет театрында музыкант булып эшли.

“Тыныч, сүзен берәгәйле итеп әйтә белә”, – дип сөйли балалары Хәдичә әби турында. Әлбәттә инде, әби белән сөйләшкән кеше, аннан озак яшәү серләрен дә белешә. Балалары, аның сере – тынычлыкта, ди. Әби исә, хәрәкәттә булуда, әмма ашыгу-кабалануларсыз яшәүдә, дип тә өсти:

– Ашыкмагыз. Бигрәк тә ашаганда ашыгырга ярамый. Азыкның тәмен белеп, тәнгә сеңдереп, тәгам җыегыз. Кайнар ризык, кайнар чәйдән тыелырга кирәк. Азрак суынсын. Чәйгә кайнамаган су кушмагыз. Аш өстәлегез пөхтә булсын, икмәкнең кадерен белегез, олылагыз.

Әбине бу көннәрдә Азнакай районы башлыгы Марсель Шәйдуллин да котлаган. Әби: “95 кә килдең, 100гә килдең, 105 яшемә дә килерсең инде”, – дип, аркасыннан сөеп озатып калган. Без дә, котлауларга кушылып, әбекәйгә исәнлек-саулык, матур картлык, бәрәкәтле тормыш телибез.

Гөлинә Гыймадова


Фикер өстәү