«Хәсрәтеннән айный алмаган Рәйсә апа язгы ташуда Шушмага ташланды. 40 көннән соң гына мәетен табып җирләделәр»

Авылда күршеләр, гадәттә, яңага, искегә бүленми. Күрше икән – күрше, ул инде мәңгелек кебек. Элекке, төп нигезләр бик сирәк үзгәрә, диюем. Тик заман дигәнең (бәлки хикмәт заманда гына да түгелдер?!) авылның бу кагыйдәсенә дә үз төзәтмәләрен кертте. Соңгы ун елда тирәбездә берничә яңа күрше барлыкка килде.

Ярый әле бушап калган өйләр буш тормый, әлеге нигезләргә яңа хуҗалар килә дип сөенергә һәм хәерле кешеләр килсен дип теләргә кирәктер. Бушап калган өйдән дә ямьсез, күңелсез каралты юк. Алар шулкадәр тиз төсен сала (сүз искерү турында түгел)… Берсендә инде хуҗалары икенче тапкыр алышынырга өлгерде…

Ул нигезнең гөрләп торган чаклары бар иде! Бездән бер өй аркылы гына, бик матур тыкрык эчендә, Шушма елгасына терәлеп диярлек утырган Йосыф абыйларның төп нигезе иде ул. Яшеллек, чисталык, пөхтәлек – бу биләмәнең тирә-ягы һәрчак шундый булды. Бала-чага җанлы булса да, чисталык дигәндә талканы шактый коры иде шул мәрхүмнең. Үзенекеләргә генә түгел, чит-ятларга да бу матурлыкны, яшеллекне бозарга ирек бирмәде. Аннан соң инде күп сулар акты. Элекке ямь-яшел тыкрык та (хәзерге кебек техника кайнап торган заманда аны саклау мөмкин дә түгелдер), әлеге пөхтә нигезнең хуҗалары да юк.

Барысы да ничектер көтмәгәнчә булды. Дүрт егет үскән, без белгәндә сигез кешелек зур гаилә булып яшәгән шушы нигез таркалды. Барысы да олы уллары Равилнең 27 яшендә, аягөсте генә авырып, суга төшкәндәй юкка чыгуыннан башланды шикелле. Бик яшьли яратышып йөргән сыйныфташы Гөлсинәгә өйләнгән, февраль аенда гына кызлары туган Равил май башында инде гүр иясе булды. Халык телендә кан рагы дип йөртелүче авыруның кискен формасы аны шулай бик иртә һәм бик тиз алып китте. Бик чибәр һәм бик тыйнак, шул ук вакытта бик тәвәккәл дә Равилнең үлеме бу йортка көтелмәгән афәт булды. Аннан соң тиз-тиз генә авырып, бер-бер артлы өлкәннәр – Фатыйма апа белән Йосыф абый бакыйлыкка күчте. Бераздан исә улы хәсрәтеннән айный алмаган Рәйсә апа язгы ташуда Шушмага ташланды… 40 көннән соң гына мәетен табып җирләделәр. Малайлар өчесе дә, өйләнеп, бер дигән йорт-җир өлгертеп, башка чыктылар. Берничә ел әле мәкерле авыру белән көрәшә-көрәшә, бу нигезнең җылысын саклаган Сәүбән абый да бакыйлыкка күчте… Уллары буяп-тәртипләп тотарга тырышсалар да, хуҗасыз калган каралтылар күзгә күренеп нурын җуя барды. Без, күршеләр, буш торган шушы йортка кайчан гына яңа хуҗалар килер дә, иртә-кичләрен тәрәзәләрендә ут балкыр, яшәү чаткысы уяныр дип көттек.

Яшьлекләрен Казанда эшләп һәм яшәп үткәргән Мөнәвәрә апа белән Рәшит абый бирегә кайтып, берничә ел безне сокландырып, сөендереп гомер иттеләр. Үзләре белән авылга аның иске гадәтләрен дә алып кайткан бу икәүне без әле дә бик сагынып искә алабыз. Тиз арада бөтен тирә-күршеләр белән «почти туганлашып» бетте, һәркемгә «эз» салдылар, юмартлыклары белән бөтенебезне сокландырды алар. Үзендә булганны кешеләр белән сөенеп бүлешә торган Мөнәвәрә апаны, тыныч холыклы Рәшит абыйны барыбыз да яратып өлгергән идек инде. Ияләнмәүдән түгел, сәламәтлекләре какшаганга, кабат Казанга күченде алар. Инде Мөнәвәрә апабыз вафат. Сагынып искә алуларыбыз үзенә дога булып барып ирешсен. Алардан соң бу нигезгә ике балалы яшь гаилә күченеп килде. Тырышып, матур гына эшләп, яшәп йөргән көннәре. Инде алар бу нигездә бөтенләйгә төпләнсен иде дибез. Күршеләрне алыштырып торырга язмасын. Ияләнгәннәре белән яшик әле…

«Ә син үзең укыйсыңмы?»

Пенсия яшендәге ике танышым сөйләшә икән. Сүз иярә сүз чыгып, бераз зарланышып та алган болар. Беренчесе йокысызлыктан зарланган. Янәсе, төннең икенче яртысында керфек тә какмый, таңны җиткерә алмыйча арып бетә икән. Икенчесе тыңлап торган да: «Тик ятканчы, тор да намазлар укы, җаның да тынычланыр, саваплы да булырсың», – дигән. Беренче танышым түзмәгән: «Ә син үзең, йоклый алмыйча ятканда, торып намаз укыйсыңмы соң?» – дип сораган. «Юк» дигән җавапны ишеткәч, икесе дә көлешеп, бу теманы япканнар. Ни дисәң дә, иң җиңеле – кеше өйрәтү шул…

Динебез кушканча яшәгәч

«Ватсап»тагы бер төркемдә танышым Әлфия динебез турында шулкадәр рәхәт итеп, яратып яза. Юк, ул берәүне дә вәгазьләми, намазга басыгыз дип әйтми. Әмма аның язганнарын укып, инде берничә кеше намаз иясе булды. Бөтен кеше дөнья мәшәкате турында аһ-ваһ килеп зарланганда, Әлфиябез гади генә итеп, азагы хәерле булсын дип куя. Авырлык килгәндә менә шушы сүзләрне әйтегез, җиңел булып китәр, ди. Берәребез шатлыклы вакыйга белән уртаклашса да, безнең кебек чәчрәп чыкмый, әлхәмдүлилләәһ, сөбханаллааһ дип, безне дә тынычландыра. Без инде тирә-яктагы хаксызлыкка әрнеп языша башласак, тормыш булгач, төрле хәлләр була, мин андый чакларда намаз укыйм, Аллаһы Тәгаләдән ярдәм сорыйм, шулкадәр рәхәт булып китә ди. Ул язганнарны укыгач, үзеннән-үзе: ислам дине кагыйдәләре белән яшәүчеләргә бигрәк җиңел, алар артыгын борчылмый, артыгын сөенми дә, бөтен нәрсәне тыныч, сабыр кабул итәләр, дип нәтиҗә ясыйсың.

Гөлсинә Хәбибуллина


Фикер өстәү