Рөстәм Миңнеханов «Ак барс» хоккейчыларына: «Җиңелсәгез – бергә елаячакбыз, әмма бергә сөенү әйбәтрәк булачак»

Татарстан Президенты «Ак барс» хоккей клубы җитәкчелеге, тренерлары һәм уенчылары белән очрашып, плей-офф уеннары алдыннан командага хәер-фатиха бирде.

Очрашу вакытында «Ак барс» командасы Рөстәм Миңнехановны туган көне белән котлап, аңа «Мин яратам сине, Татарстан» дип язылган махсус свитер бүләк итте. Команда плэй-офф вакытында нәкъ менә шундый киемдә йөриячәк.
«Плей-офф башланыр алдыннан без, һәрвакыттагыча, бергә җыелыштык. Беренчедән, әйбәт уйнавыгыз өчен сезгә рәхмәт әйтәсем килә. Көнчыгыш конференциядә без – беренче. Континент кубогын аздан гына алмый калдык. Әмма шуны әйтәсем килә: без команда белән, хоккейчыларыбыз белән горурланабыз. Сез Россия хоккее данын, республикабыз данын яклыйсыз», – диде Татарстан Президенты.
Рөстәм Миңнеханов барысының да җиңүгә өметләнүен искәртте. «Мин һәрвакыт, сез – безнең команда, сез – җиңүчеләр, дип әйтә киләм. Әмма нидер килеп чыкмаса да, без – сезнең белән. Җиңелсәгез – бергә елаячакбыз, әмма бергә сөенү әйбәтрәк булачак», – диде Президент. Шуннан соң: «Чемпионатны лаеклы уздык, теләсә кайсы команданы җиңә алуыбызны күрсәттек», – дип тә өстәде.
Очрашу ахырында Татарстан җитәкчесе командага имгәнү-җәрәхәтләнү кебек күңелсезлекләрнең читләтеп узуын теләде.
«Татнефть» генераль директоры, «Ак барс» президенты Наил Мәганов, үз чиратында, тамашачыларны трибунага кайтару турындагы карары өчен Президентка рәхмәт белдерде. Быел безгә тамашачыга, бөтен Татарстанга, бар халыкка бәйрәм кәефе бүләк итәргә кирәк. Бүген катлаулы чорда җиңү кирәк. Бәхет булсын өчен нибары 16 җиңү кирәк. «Ак барс» моны эшли алыр дип уйлыйбыз», – диде Наил Мәганов. Команданың баш тренеры Дмитрий Квартальнов әйтүенчә, команда җиңәргә әзер.


Фикер өстәү