Cалымнар һәм бәяләр турында баллада

Соңгы айларда халыкны иң нык дулкынландырган мәсьәлә – ул, әлбәттә, бәяләр. Бигрәк тә азык-төлек бәяләре кытыгына нык тия халыкның. Аз керемле кешеләр генә түгел, уртача хезмәт хакыннан югарырак акча алып эшләүчеләр дә кибеткә кереп чыгалар да телләрен шартлата. Шаккаталар инде, кыскасы.

Иң күп кулланыла торган һәм алардан башка яшәп булмый торган ит-сөт продуктлары гына да бер ел эчендә сизелерлек бәя үрчеткән. Бер ел элек сыер итенең килосы Татарстанда уртача 324 сум 52 тиен торган, Түбән Новгород өлкәсендә – 361 сум 48 тиен. Бу – рәсми статистика бәяләре. Базарларда хәл ничектер, газета хәбәрчесе аларда йөрмәде. Быелның 22 мартына бездә ит хакы – 354 сум  91 тиен, Түбән Новгородта  403 сум 56 тиен булган. Газета хәбәрчесенең калькуляторы ялгышмаса, ит инфляциясе Татарстанда – 9,36, Түбән Новгородта 11,64 процент. Үсемлек мае бер ел элек бездә – 89,15 сум, Түбән Новгородта  98,13 сум булса, быел бездә – 117,07 сум, Түбән Новгородта – 123,43 сум. Татарстанда кыйммәтләнү – 31,31, Түбән Новгородта – 25,78 процент. Йомырка инфляциясе Татарстанда – 40,57, Түбән Новгородта – 42,74 процент. Иң зур күтәрелеш – шикәр комыныкы, аның бәясе 62,58 процентка үскән. Шикәр комы һәм үсемлек маена бәяләр туңдырылган килеш шулай югары үрләр яулады, туңдырылмаса, ни дәрәҗәгә сикерер иде, әйтеп булмый. Күрәбез, азык-төлекнең рәсми бәяләрен чагыштырып исәпләгән инфляциясе дә «Росстат» исәпләгән илдәге гомуми инфляцияне берничә тапкырдан алып дистә тапкырга кадәр узып китә.

Азык-төлек кенә кенә түгел, башка киң куллану товарлары да ике урынлы инфляция белән кытыкка тия бит хәзер. Кием-салымга бәяләрне 20 процентка күтәрми булмый дип игълан иттеләр соңгы көннәрдә генә. Уртача хезмәт хаклары да үсә үсүен, әмма, бердән, алары тыйнаграк үсә, икенчедән, моңарчы түбән хезмәт хакы алып эшләүчеләрнең байтагы эшкә түләүнең кимүен күреп хәсрәтләнә. Фәкыйрьләргә инфляция рәхимсез һәм катырак суга.

Әле менә соңгы сәгатьләрдә генә диярлек сөт җитештерүчеләр чаң суга башлады: яңа салым кертү нәтиҗәсендә сөт бәяләре 10–15 процентка кыйммәтләнәчәк, диләр. Бер нәрсәне искәртик: бездә сөт җитештерүче дип аны сыеклап пакетка тутыручыларны атыйлар, сыердан сөт савучы авыл кешесен түгел. 2022 елның 1 гыйнварыннан федераль хөкүмәт сөт тутыра торган савытларга экологик җыем дигән яңа ясак кертергә җыена икән. Савытка тутыручылар, аңлашыла инде: югалтуларын сөт бәясен күтәреп капларга җыена. Сөт һәм сөт продуктлары бәясе болай да күтәрелеп тора, киләсе гыйнвардан кискенрәк күтәрелер, димәк. Шунысы кызык: экологик җыем кертелә калса, аннан җыелган акча сөт җитештерүчеләргә Хөкүмәт дотациясен ике тапкырдан да күбрәк узып китәчәк икән. Яңа салым белән Хөкүмәт 19,2 миллиард сум җыеп алырга ниятли, ә дотация күләме  9,4 миллиард сум гына. Хөкүмәт экологик җыемны, чынлыкта, сөт эшкәртүчеләр кесәсеннән түгел, ә халык кесәсеннән җыеп алачак инде барыбер.

Авылда яшәп, сыер савып һәм ит җитештереп көн күрүчеләрнең берсе буларак, шуны әйтә алам: сөтнең чын бәясе 2010 елдан бирле үзгәргәне юк диярлек аның. Сыер имчәгеннән ул гел шул бер үк бәя белән коела: инде ун ел дәвамында авыл сөтен шәһәргә җәен 15–16, кышын 20 сумнар тирәсендәге бәя белән озата. Ә менә кибетләрдәге бәя, ничектер, үсә дә тора. 2015 ел башында Татарстанда пастеризацияләнгән 2,5–3,2 процент майлылыктагы сөтнең литры 37,31 сум торса, быелның 22 мартында 47 сум йөри. 2010 елгы кибет сөтенең бәясе миндә юк. Тагын бер нәрсәне искә төшерик: соңгы елларда гына фуражлык ашлык бәясе 2,5–3 тапкыр диярлек артты, ә авыл үзкыйммәте үсүгә карамастан, сөтен ун ел элекке бәягә озата. Әле менә экологик җыем кертелсә, сөт эшкәртүчеләр ул салымның бер өлешен сатып алу бәяләрен киметеп, авыл җилкәсенә дә күтәртерләр, мөгаен.

Бәяләр үсешендә аңлашылмый торган тагын бер нәрсә шул: ни өчен шәһәр, үзкыйммәт артты, ди дә үз товарына бәяне җиңел генә күтәреп куя, ә авыл моны булдыра алмый? Инде көнкүреш техникасы, төзелеш материаллары, металл һәм башка чималлар турында әйтеп тормыйк, ит белән сөт тә бит шәһәргә киткәч кенә кыйммәтләнә. Шикәр чөгендере шикәр комына әйләнгәч, көнбагыш үсемлек маена әверелгәч, җыя бәяне. Авылның азык-төлек бәяләре үсешендә катнашы юк диярлек һәм бернинди дә инфляцион табышны ит-сөт сатып ала алмый. Монда ниндидер бик үк гадел булмаган уен бара һәм ул уенны беркем дә 30 ел буена туктатырга җыенмый. Шәһәрдә салым үсте дип тә бәя күтәрәләр, чимал бәясе үсте дип тә һәм… гафу итегез, чимал бәясе төште дип тә хак өстиләр.

Төбәк белән төбәк арасындагы бәя аермасы да сораулар тудыра. Шөкер итик, Татарстанда Идел буе федераль округына кергән төбәкләр арасында азык-төлек бәяләре иң арзаны. Түбән Новгород өлкәсендә иң кыйммәт ит һәм сөт, май сатыла. Газета хәбәрчесе шул сәбәпле шул ике төбәк бәяләрен чагыштырып анализ ясарга тырышты да инде. Без бит базар шартларында яшибез, базар тигезләргә тиеш бәяләрне. Түбән Новгородта ит кыйммәт булса, Татарстан җитештерүчесе шунда озатырга тиеш итен. Бу бәяләр тигезләнгәнче шулай барырга тиеш, әмма андый базар көйләве эшләми никтер. Татарстанның бер районы белән икенче районы арасында да зур ул бәяләр аермасы. Менә мондый аерма иң беренче чиратта фәкыйрь пенсионерлар җилкәсенә авырлык булып төшә. Пенсия күләме бик әллә ни аерылмый бит район белән район, төбәк белән төбәк арасында, ә бәяләр кайбер урыннарда шундый итеп «тешли»: яннарына якын килерлек түгел. Казандгы ит бәясе белән Казанга терәлеп торган Югары Ослан районындагы ит бәясенең аермасын гына карыйк, әйдә. Сыер ите Казанда –  465,48 сум, Югары Осланда – 295 сум. Туңдырылган балык Теләчедә – 293,9 сум, Сабада – 189,51 сум. Болар бит  кайчан гына әле икесе бер район иде. Саба бәясе белән Теләчедә балык сатып булмый дип әйтсәгез, үтерсәгез дә ышана алмыйм. Кукмарада 435 сум йөргән сыер маеның Сабада 519 сум торуын да аңлау кыен. Терәлеп тора бу районнар. Тәтештә 39 сум йөргән сөтнең Әтнәдә (иң күп сөт сауган район) 69 сумга кадәр диярлек йөрүе дә бернинди мантыйк кысасына сыймый. Бер үк салым түләнә, транспорт чыгымнары бәяләр аермасына нигез була алмый, чөнки янәшә районнарда бәяләр җир белән күк аермасы.

Һәркем үз товарын үзе куйган бәядән сатарга хаклы, әлбәттә. Сүз ул турыда бармый. Ни өчен товарлар арзанлырак базардан кыйммәтлерәк базарга күчеп, бәяләр тигезләнми? Сорау менә шулай куела. Товарны бер җирдә арзанграк сатып табыш алып була икән, ни өчен икенче районда яисә төбәктә шулай эшләп булмый? Үзкыйммәткә аркаланып бәяләрне күтәрү түгел, кайбер урыннарда шактый ук төшерергә дә мөмкин бит әле монда рәсми таблицаларны анализласаң. Апас тавыгы белән Кайбыч тавыгының аермасы нидә? Апаста дистәсе 64 сум торган йомырка бәясе ничек Кайбычта 84 сумнан артык йөри? Ни өчен район хакимиятләре бәяләр аермасы белән кызыксынмый, аларга анализ ясамый һәм аларны тигезләүнең базар механизмнарын кулланмыйлар? Менә шул сорауларга җавапны ничек табарга икән? Бәлки, мәсьәләне район хакимиятләре эшенә бәяне азык-төлекнең базар бәяләренә карап кую юлы белән хәл итеп буладыр?

                                                           Рәшит Фәтхрахманов


Фикер өстәү