Һәлакәткә очраган самолетта кемнәр булуы ачыкланган

Татарстанда һәлакәткә очраган самолетны очучы ремонтлау өчен аэродромга алып килгән булырга мөмкин. Бу хакта Россия Тикшерү комитетының Идел буе Тикшерү идарәсе җитәкчесенең өлкән ярдәмчесе Дмитрий Захаров хәбәр итте.

«Ул самолетның шассиларын төзәтергә тиеш булган, шуңа күрә очып китү полосасында самолетта йөргән. Ниндидер сәбәп аркасында ул рөхсәтсез очып киткән һәм берничә чакрымнан соң һәлакәткә очраган», — диде Захаров.

Алдарак  Әлмәт районында Кәләй авылы янында җиңел моторлы самолетның һәлакәткә очравын язган идек. Фаҗигадә очучы һәм пассажир хатын-кыз һәлак булды.


Фикер өстәү