Татарстан егетләре БДБ илләре бәйгесендә 6 алтын медаль яулады

БДБ илләре I Уеннарының көрәш бәйгесе җиңүчеләре билгеле. Россия җыелма командасы 10 алтын медальнең 9ын отты. Шулардан 6сы – Татарстан егетләре исәбендә.

Бүген тәмамланган көрәш турнирында үз категориясендә чемпион булып Зариф Вәлитов (Төмән өлкәсе, 60 кило), Раббани Нургалиев (Татарстан, 65 кило) – Әрмәнстан, Рафаэль Бильданов (Оренбург өлкәсе, 70 кило), Марсель Морзагильдин (Башкортстан, 75 кило), Рүзәл Тимергалиев (Татарстан, 80 кило), Вадим Васильев (Татарстан, 85 кило), Илсаф Фәхретдинов (Татарстан, 90 кило), Булат Юнысов, (Татарстан, 100 кило), Альберт Сәхәбиев (Татарстан, 120 кило) танылды.

Россия көрәшчеләре чыгыш ясамаган бердәнбер финал авырлыгы 120 килодан арткан спортчылар арасында узды. Монысында Әзәрбәйҗаннан Җамал Фәйзиев җиңүче булып танылды. Бу категориядә Татарстаннан Айнур Ганиев өченче урынны алды.


Фикер өстәү