Елмаеп китте кебек…

Танышлар, үзара аралашып яшәгән кешеләр бакыйлыкка күчсә, күңелдәгеләрне барлау – табигый инде ул. Менә мин дә Гәрәй абый, ягъни Григорий Радионов турында «хәтер китабы»н актарып утырам әле. Шунысы сәер: күңелгә бары тик иң кызыклы мизгелләр генә килә.
Гәрәй Рәхим турында ах-ух килеп, аны кызганып язасы килми. Бу халәтем аның «күңелле кеше» булуы белән бәйледер дип уйлыйм. Нидәндер зарланганын, зурдан кубып кемнедер сүккәнен хәтерләмим мин аның. Әйтер сүзен дә шаяртып-төрттереп әйтер иде Гәрәй абый.

Ул шактый вакыт Дәүсоветның Разил Вәлиев җитәкләгән комитеты каршындагы бер бүлекне җитәкләде. Туфан ага Миңнуллин Разилның урынбасары иде. Шушы өч шәхеснең бер-берсе белән сөйләшүләре һич онытылмый. Каш җыерып, акыллы кыяфәт чыгарып утырганнары истә калмаган, ә менә чәнечкеле сүзләр гел мулдан булды. Разил Вәлиев янына кергәч: «Гәрәй абый кайда?» – дип сорасаң: «Бисмилласын әйтеп, чиркәүгә чукынырга китте бугай…» – кебек сүзләр ишетәсең. Разилның «кешечә генә» сөйләшә белмәве турында язгалаганым бар инде. Гәрәй абыйга кагылышлылары күңелнең иң түренә урнашып калды кебек.

Бер елны Гәрәй Рәхим дус депутатларын туган якларына, Лениногорск районы, Федотовка авылына кунакка дәшә. Керәшен яшьләре боларны ипи-тоз, якты йөз белән, милли киемнәрдән җырлар җырлап каршы алалар. Туфан ага аларга сокланып карап тора да: «Гәрәй, карале, керәшеннәр нинди сөйкемле, чибәр! Нигә син генә шундый ямьсез», – ди. Гәрәй абый сүз эзләп кеше кесәсенә керә торганнардан түгел бит инде. Озак уйлап тормыйча: «Туфан Абдуллыч, миңа бераз татар каны кушылган шул», – дип җавап бирә. Барысы да шаркылдап көлеп җибәрәләр. Юкса Григорий Васильевич бу сүзләре белән татарга шактый ук төрттерә. Әмма үзара бернинди үпкәләү-фәлән юк. Шушы өч шәхес авызыннан бер-берсен рәнҗетерлек сүз чыкканын хәтерләмим мин. Алар белән һәр очрашу күңелле истәлекләр калдыра килде.

Гәрәй Рәхим:

«Илдә милли әдәбиятка игътибар бөтенләй юк. Безгә дөньяга чыгу өчен тәрҗемә эшен җайга салу сорала. Ә бу бездән генә тора торган мәсьәлә түгел. Чөнки булган тәрҗемәләрне Татарстанда чыгару – бу әсәрне кысалардан чыгарырга ярдәм итми. Мәскәү исә милли әдәбиятлар белән шөгыльләнми. Бездә генә түгел, башка милләтләрдә дә шул ук хәл бит. Башкортстанда, мәсәлән, Мостай Кәримнәр китте, дөньяга күтәрелерлек кем бар анда? Белмибез. Әлбәттә, үзебездә дә гаеп бар. Бөтен көчебез  телне, милләтне саклауга китә, бик авыр шартларда яшибез. Ә бу – инде үтелгән этап булырга тиеш иде».

(«Ватаным Татарстан»га биргән интервьюсыннан)

 

Сүзләремне берәү дә кире какмас, Гәрәй абый үзенең абруен күтәрү өчен бармак та селкетмәде, югары кәнәфиләргә дә кызыкмады, күкрәк сугып, тамак кырып, мыек борып йөрү аңа хас түгел иде. Бөтен олпат шәхесләр кебек гади булды, үз сүзен артык әйләндерми-тулгандырмый әйтеп бирә иде.

Шул ук Разил Вәлиев сөйләгәннәре искә төште әле. Беркөнне ул: «Гәрәй, әйт әле, әгәр сиңа эш кушсалар, иң элек нәрсә турында уйлар идең?» – дигән.

– Дөресен әйтимме?

– Дөресен әйт!

– Бу эшне эшләмәс өчен нишләргә, ничекләр генә итеп башка кешегә аударырга дип уйлар идем, – дигән Гәрәй абый. Дәүсоветта бүлек җитәкчесе вазыйфасын башкарса да, рәсми эшне яратмады ул, түрәлекне дип әйтүем инде. Ул бөтен асылы белән иҗат кешесе иде һәм үз абруен күтәрү өчен түгел, кеше, халык өчен эшләде дип уйлыйм.

Дәүсоветта вакытта «Татарстан парламенты: аның җитәкчеләре – тарих көзгесендә» дигән беренче китапны да ул әзерләде һәм күпме шәхесләр турында тарихи истәлек калдырды. Бүгенге гимныбызның сүзләре дә аның кулы аша узды. Рөстәм Яхин һәм Рамазан Байтимеров иҗат иткән «Туган ягым» җыры гимнга әйләнсен өчен, аның сүзләрен үзгәртергә кирәк иде. Бу четерекле эшкә Гәрәй абый да алынды һәм Рамазан ага рухы рәнҗемәслек итеп аның шигырен «гимн кысалары»на кертте. Шагыйрьнең балалары аңа олы рәхмәтләрен җиткерделәр. Ә Гәрәй абый: «Гимн сүзләрен мин яздым», – дип күкрәк сугып йөрмәде. Без бу олпат шәхесне Татарстан гимнын тыңлаганда да искә алырбыз әле.

Язмада Гәрәй Рәхимнең иҗатын барлауны максат итеп куймадык. Монысы – әдәбият белгечләре эше. Шәхсән үзем, бу якты шәхесне искә төшергәндә, һәркем елмаеп куйсын иде, дим. Соңгы көннәренә хәтле йөгереп йөрде ул, күрешкәндә һәрвакыт елмая һәм берәр шаян сүз кыстырмый калмый иде. Хәтта Гәрәй абыйның йөзе, күзе, авызы да көлеп торыр өчен яратылган кебек тоела иде.

Кинәт, көтелмәгән булды аның үлеме. Соңгы мизгелләрдә үзен ничек тоткандыр, белмибез, әмма Гәрәй Рәхим якты дөньядан елмаеп китте кебек.

Риман Гыйлемханов

 

Гәрәй Рәхим:

«Без бит укучыны үзебез дә бозабыз. Язучылар һаман мәхәббәт өчпочмагы тирәсендә бутала. Милләт язмышы, халык язмышы, халыкның гомуми язмышының аерым шәхесләргә тәэсир итүе турында әсәрләр исә азрак. Яшьләрнең поэзиясе фәлсәфи яктан бик көчле, ләкин әдәби публицистика җитеп бетми. Җырларга кирәк халкың турында, киләчәкне ничек яхшырту юлларын күрсәтергә кирәк. Ә безнең яшьләрнең күбесе начар якларны күрә, милләтне ничек үстерергә дип баш ватмый, сәбәп һәм тәкъдимнәр күрсәтми».

(«Ватаным Татарстан»га биргән интервьюсыннан)


Фикер өстәү