Бүген, 1 ноябрьдә, Татарстанда җылы һава торышы саклана. Бу хакта Татарстан Гидрометеорология үзәге хәбәр итә.
Республикада аязучан болытлы һава, урыны белән кыска вакытлы явым-төшемнәр булуы ихтимал. Төнлә һәм иртәнге сәгатьләрдә томан төшәчәк. Көнбатыштан һәм көньяк-көнбатыштан талгын җил исәчәк.
Татарстанда төнлә 1-6, көндез 6-11 градус җылы булачак.
Метеорологларның фаразлары буенча, алдагы көннәрдә һава торышы начараюы, температураның төшүе көтелә.