Татарстанда тагын җиде кешенең коронавирустан гомере өзелгән. Алар — 1935, 1941, 1949, 1950, 1958, 1977 елларда туган хатын-кызлар һәм 1951 елда туган ир-ат.
«Үлемнең сәбәбе патологоанатомик экспертиза нәтиҗәсендә ачыкланган, вирус идентификацияләнгән», — диелгән Татарстан Сәламәтлек саклау министрлыгы хәбәрендә.
31 октябрьгә булган мәгълүматлар буенча, Татарстанда коронавирус инфекциясеннән вафат булучылар саны 988гә җитте.