Түр кемнеке – мендәр шуныкы: фатирга кергәндә милләткә карап тормаячаклар

«Циан» торак эзләү турында белдерүләр хезмәте игълан урнаштыру кагыйдәләренә үзгәрешләр кертте. Хәзер фатирын арендага биреп торырга яисә сатарга җыенучылар белдерү текстында йортның булачак хуҗаларына карата дини, этник һәм раса буенча таләпләр куя алмаячак. Моны ксенофобия күренешләре, милләт һәм раса каршылыгы, этник дискриминациягә каршы чара дип аңлаталар. Социаль челтәрләрдә бу яңалыкка төрлечә җавап кайтаручылар булды: берәүләр моны уңышлы алым дип саный, кайсылары «Циан» порталын русларны дискриминацияләүдә гаепли. Үзгәреш нинди нәтиҗәгә китерер?

Ни язганыңны белеп яз

Күз алдыгызга китерегез: сез фатир эзлисез. Белдерүләр карыйсыз, игъланнарны тикшерәсез, фатир тәкъдим итүчеләрнең таләпләрен өйрәнәсез. Ә анда «чисталык», «акчаны вакытында түләү», «эт-мәчесе булмасын» кебек мәгълүм таләпләр арасында «фатирда торучы сары чәчле булсын», «фәлән милләт вәкиле булмасын», «бары тик христиан дине тарафдары булсын» кебекләре дә бар. Ә сез сары чәчле дә, христиан дине тарафдары да түгел, өстәвенә арендаторга хуш килмәгән милләт вәкиле дә! «Циан», менә шушындый күренешләрне чикләү максатыннан, яңача эшләргә җыена да инде.

Порталның рәсми сайтында язылганча, яңа кагыйдәләр бу елның 1 декабреннән гамәлдә. Игълан авторлары фатир хуҗаларына карата өстенлекле таләп итеп милләт, дин, этник якларын (шул исәптән тән төсен дә) күрсәтә алмаячак. Хәзерге вакытка гамәлдә булган белдерүләрне исә 2022 елның февраленә кадәр төзәтергә була әле. Аннан соң портал хезмәткәрләре дискриминациягә китергән игъланнарны үзләре үк төзәтә башлаячак.

Тәкъдимне хуплаучылар да юк түгел. Әйтик, Хезмәт мигрантлары профсоюзы рәисе Ренат Кәримов: «Циан» – коммерциячел структура, ә коммерсантларның, закон чыкканын көтмичә, милли бүлгәләнешләргә юл куймавы мактауга лаек. Хуплыйбыз, бу тәкъдимнең ничек итеп башкарылачагын кызыксынып күзәтәчәкбез», – диде.

Сүз уңаеннан, «Циан» дискриминация мәсьәләсенә игътибар иткән бердәнбер хезмәт түгел. Ноябрьдә «Flats for Friends» торак эзләү төркеме җитәкчесе Марфа Некрасова да кагыйдәләргә үзгәрешләр кертүе турында белдергән иде. «Барлык милләт, җенес, яшь, җенси билгеләнештәге кешеләр өчен», – диелгән иде бу төркемдә. Шунысы да бар: әгәр игълан авторы үз фатирында «билгеле бер категория кешеләр» булуын теләми икән, 499 сум күләмдә акча түләргә мөмкин. Тик күпләргә бу тәкъдим бик үк ошап бетмәде һәм төркемне түләүле дискриминациядә гаепләде.

Ачы тәҗрибә

Сәет Гарифуллин узган елның җәй айларында Казандагы ике бүлмәле фатирына кеше кертеп торырга уйлый. Әллә ни сайланып тормый, һуш китәрлек таләпләр дә куймый ул фатирның вакытлыча ияләренә. Шулай итеп, фатирына берничә үзбәк егетен кертә. Соңрак исә таныш-белешләренең кисәтүләре рас килүгә инана.

– Аларны фатирга кертүем ачы тәҗрибә булып калды. Алар килешү таләпләрен үтәмәде. Бу даими кабатланып килде. Әйтик, беренчедән, фатир өчен акчаны вакытында түләмәделәр. Аннан, фатирда яшәүчеләр саны да килешенгәннән артыграк иде. Кыскасы, чын кунакханә! Чисталык ягы да аксады. Моңа артык игътибар итмәделәр, пөхтә булсын дип тырышмадылар, – дип сөйләде Сәет. – Түли алмагач, берникадәр вакыт көттем, фатирда калдырдым да әле мин аларны. Аннан ничектер саубуллаштык инде, үзләре дә тоткарланмады. Фатирга керүчеләрне эзләгәндә үк таләпләр куймадым, кем торуы мөһим түгел иде. Шулай да моңа игътибар итәсе калган.

Сәет әйтүенчә, торак-милек мәсьәләсендә «Циан» керткән үзгәрешләргә дә урын бар. Тик, рәсми рәвештә чикләнсә дә, асылда кеше барыбер шәхес үзенчәлекләренә игътибар итәчәк дип саный ул. «Андый таләпләр чикләү буларак түгел, теләк буларак кына язылсын иде. Милләтчелеккә кадәр барып җитәргә кирәкми. Низаглар килеп чыкмасын. Шунысы да бар: гомуми караш, калыплашкан фикерләр безнең аңга шулкадәр кереп урнашкан бит инде хәзер. Күп кенә милләт вәкилләре моның өчен үзләре үк тырышты. Бәлки, торак эзләгәндә, махсус фильтр булдырыргадыр? Әйтик, «РФ гражданнары өчен», «читтән килгәннәр өчен» дигән бүлекләр ясарга. Милләтләр күп, төрле, аларның намуссыз вәкилләре аркасында башкалары зыян күрергә тиешме? Аларга нишләргә кала? Ватандашларының тәртипләре бик үк әйбәт булмаганга, алар гаепле түгел бит», – дигән фикердә Сәет.

Чикләүнең дә үз чиге

Хокук белгече Ләйсән Халикова бу яңалыкны тәнкыйтьләр алдыннан, үзебезне башкалар урынына куеп карарга чакыра.

– Дискриминация – яхшы күренеш түгел. Билгеле, һәрбер милләтне хөрмәт итәргә тиешбез. Үзебез дә бит сәяхәт итәргә яратабыз, башка милләтләр яшәгән җирләргә барабыз. Үзебезне алар урынына куеп карарга кирәк. Начар мөнәсәбәт күрсәк, ниндирәк хисләр кичерер идек икән? Кешеләрне толерант булырга өндәр идем. Башка милләт кешеләренең холкы, гамәлләрен дә аңларга кирәк. Һәр милләтнең үз тормыш рәвеше, мәдәнияте, канына сеңгән үзенчәлекләре бар. Алар аерыла. Әйтик, кемдер бик кызу канлы, кайсылары салмак, тыныч, кемдер басынкы. Тормышка карашыбыз да үзгә. Бер-беребезне аңларга кирәк. Аңлашылмаучанлыклар дискриминациягә китерә дә, – дигән фикердә ул.

Хокукый яктан караганда, чикләү әллә нинди үзгәрешләр бирмәскә дә мөмкин дип саный белгеч.

– Бәлки, фатирга керергә теләп шалтыратулар саны күп булыр дип уйларга буладыр, тик, икенче яктан караганда, фатир тәкъдим итүченең башында ниндидер кысалар бар икән, ул инде уеннан кире кайтмаска да мөмкин. Әйе, кемнеңдер алдап шалтыратуы, үзенең башка милләт вәкиле түгел икәнен әйтүе дә ихтимал. Тик очрашканда барысы да күренәчәк бит. Чикләүләр булмаган очракта, фатир тәкъдим итүченең дә, вакытлыча иясенең дә вакыты әрәм китәчәк. Аларга күбрәк йөрергә, элемтәдә торырга туры киләчәк. Бу милек мәсьәләсен катлауландырачак кына. Дискриминация булырга тиеш түгел. Әйтик, безнең милләт вәкиле дә, башкасы да торган җирендә бик үк пөхтә-чиста, әдәпле булмаска мөмкин. Мин бит фатир өчен акча түлим, шулай булгач, ни телим, шуны эшлим дигән фикер була ала. Барысы да тәрбиягә бәйле. Әмма чикләүләр формаль рәвештә калса, дөрес булыр. Әмма ике якның да эшен арттыру ниятеннән эшләргә кирәкми, – диде Ләйсән Халикова.

Әле бит кешенең мөрәҗәгать итүчеләрнең теләсә кайсына ризалык белдермәскә дә хокукы бар. «Фатир – кешенең милке. Милкең өчен кайгырасың инде. Әйтик, ярты елга фатирга кертеп торасың икән, андагы мебельне бозулары, фатирны начар хәлгә китерүләре бар. Андый тискәре якларын дәүләт тә, «Циан» кебек сайтлар да үз өстенә алмый. Аның өчен хуҗасы җавап бирә», – дип искәртә белгеч.

Фатирга кеше кертергә җыенган кешеләргә кайбер киңәшләрне истә тоту зыян итмәс. Әйтик, иң элек, дөрес итеп килешү, акт төзергә. Биредә фатирның хуҗадан соң нинди хәлдә калуы күрсәтелә. Шулай ук бер-ике айлык аренда суммасын «залог» итеп алырга киңәш ителә. Бу үзенә күрә куркынычсызлык чарасы кебек. Шулай ук документларының күчермәсен соратып алырга да мөмкин.

Риэлтор Айдар Рәхимов фикеренчә, мондый чикләүнең бернинди дә мәгънәсеен күрми, чөнки, аныңча, мондый проблема да ул дәрәҗәдә юк.

– Шәхсән мин, игъланнар сайтында «үзбәкләргә сатмыйбыз», «русларны гына кертәбез» ише дискриминация күренешләрен очраткан юк. Беренче ишетәм диярлек. Башка хезмәттәшләрем нәкъ тә шушы тәкъдимне керткән «Циан»да «бары тик славян милләтеннән булган кешеләргә генә» дигән аерым игъланнарга юлыкканнары  бар. Мин исә бу яңалыгы белән «Циан» үзенә карата игътибар җәлеп итмәкчедер дип уйлыйм. Милек мәсьәләләрендә мондый кысалар булырга тиеш түгел. Әллә нинди милләттән булсын, акча ягыннан отышлы булса, фатир иясе торагын кемгә дә сатып җибәрәчәк, – ди белгеч. – Әлбәттә, бик үзсүзле кешеләр бар. «Рус булмаган»ннарга фатир сатмыйм, фәләннәрне кертмим дип уйлап, үзләренчә эшлиләр. Бервакыт миңа татар кызы мөрәҗәгать итте. Фатир алып, ипотека рәсмиләштермәкче иде. Фатир тәкъдим иткән ир-ат исә ипотекага бирергә ризалашмады, чөнки ул хәрам санала. Монда сүз ксенофобия турында бармый, күргәнегезчә, татар кешесе татарга да сатарга теләмәде әле.

Татар егетенең Мәскәүдә күргәннәре

Милләттәшебез, «Известия» газетасы корреспонденты Эльнар Байназаровка да шушы арада фатир эзләү мәшәкатьләре белән очрашырга туры килгән. Эзләнү эшләре шактый озакка сузылган, фатир тәкъдим итүчеләрнең көйсезлекләрен дә күргән. Нәтиҗәдә күңеленә дә, кесәсенә дә хуш килерлек фатир тапкан хезмәттәшебез. Мәскәүдә яшәүче яһүд гаиләсенең фатирына кергән. Аена 40 мең сум түли.

– Исемнең тормышта ни дәрәҗәдә әһәмиятле булуын башыма да китермәдем. Фатир эзләгәндә, риэлторга шалтыратуым узган гомеремнең эчтәлеген сөйләүгә тиң иде: «Алло, исәнмесез, минем исемем – Эльнар, мин Казаннан, Мәскәү дәүләт университетын тәмамладым, журналист, миңа – 26 яшь, ялгызым гына яшим, өй хайваннары тотмыйм». Арабистика белән кызыксынуымны, «кайнар нокталар»да эшләвем турында, музыкаль белемем барлыгын әйтмим. Берсендә риэлтор: «Эльнар, ә сез ак тәнлеме? Фатир хуҗасы ак тәнлеләрне тели», – димәсенме. «Тели» дигән сүзендә нинди мәгънә яткандыр, кем белсен! Мин исә: «Сез татарларга каршымы әллә?» – дип сорадым. «Юк, юк, башка милләтләргә каршы түгелмен», – дип тезеп китте бу. Шунысы гаҗәпләндерде: ни өчен Татарстан, Кавказ, Башкортстан, Тыва, Хакасия, Алтайдан булган кешеләргә үз исеменнән оялырга туры килә икән? Нигә аның теге яисә бу милләттән булуы киртә-каршылык санала? Ни өчен бу фатир мәсьәләсендә дә калкып чыга? Шул ук «Циан»да гына да 50 мең сумнан артмаган бәягә фатирын биреп тору турында 4 меңгә якын игълан бар. Шуларның 1 меңнән артыгында «славяннар өчен генә» һәм «славян кыяфәтлеләр өчен генә» дигән таләпләр күрсәтелгән. Һәр дүртенче белдерү шундый дигән сүз бит бу, – дип сөйләде Эльнар.

«Циан»ның яңалыгын уңай күренеш буларак кабул иткән журналист. «Башлангыч этапта ук дискриминациягә юл куелмый. Очрашып күрешкәч, кешеләр фикерләрен үзгәртергә дә, йомшара төшәргә дә мөмкин әле. Дорфа кыланырга, «безгә сезнең кебекләр кирәкми» дияргә кыенрак. Интернеттагы ксенофобиягә юл куелмас, бу – беренче зур адым», – ди ул.

Чулпан Гарифуллина

ФОТО: Илдар Мөхәммәтҗанов 


Фикер өстәү