Казанда югалган 10 яшьлек малайның табылуы турындагы хәбәр дөрес түгел. «Үтерү»маддәсе буенча җинаять эше кузгатылды

Югалган 10 яшьлек Владислав Хәсәновның табылуы турындагы хәбәр фейк булып чыкты. Бу хакта Казан мэриясе матбугат хезмәте хәбәр итте.

Исегезгә төшерәбез, малай кичә, 13 гыйнварда, мәктәпкә киткән җиреннән кайтмаган булган.

Шунысын да билгеләп үтәргә кирәк, Татарстан буенча Тикшерү идарәсе матбугат хезмәтендә хәбәр итүләренчә, әлеге факт буенча Россия Җинаять кодексының 105 маддәсенең 1 өлеше буенча (Үтерү) җинаять эше кузгатылган иде.


Фикер өстәү