Россиядә кайчан җылытачагын аңлаттылар

Россиянең Европа өлеше үзәгендә һава температурасы 25 гыйнварда билгеләп үтелә торган студентлар көнендә түбәнәя башлаячак. РФ Гидрометеоүзәгенең фәнни җитәкчесе Роман Вильфанд шулай дип белдерде. Бу хакта «Российская газета» яза.

Аның сүзләренчә, сишәмбе көнне температура нормага якын булган күрсәткечкә кадәр түбәнәячәк. Аномалия 1-2 градус тәшкил итәчәк. «Россиянең Европа өлеше үзәгенә антициклон якынлаша, салмак җил исәчәк, көндез 10 градус чамасы салкын булачак», — дип искәртте метеоролог. Төнлә һава температурасы -10-11 градуска кадәр түбәнәячәк.

Вильфанд ял көннәрендә, шулай ук киләсе атнаның беренче яртысында Россиянең Европа өлешенең төньягында көннең җылытачагын, температура нормадан 6-8 градуска югарырак булачагын әйтте.


Фикер өстәү