Сыйфатлы сосисканы сыйфатсызыннан ничек аерырга?

Сосиска – алдый торган тәмле ризык. Тик менә тәме һәм  тышкы кыяфәте буенча гына эчендә ниләр барлыгын һич белеп булмый аның. Фаршын бик нык ваклыйлар һәм матуррак күренсен өчен буяуны да кызганмыйлар. Кайбер җитештерүчеләр, табыш артыннан куып, сосисканы иттән түгел, ә үсемлек җепселләреннән, пальма мае, ясалма аксым һәм хәтта кәгазьдән ясыйлар, дип ишетергә туры килә кайчак. Чыннан да, шулаймы икән бу? Әлеге сорауга җавапны «Татарстан Республикасында Гигиена һәм эпидемиология үзәге»нең туклану гигиенасы, балалар һәм үсмерләр гигиенасы бүлеге мөдире Ринат Әсгат улы Мусин белән бергәләп табарга тырыштык.

ГОСТ

Дәүләт стандарты буенча җитештерелә торган сосискаларның кимендә 60 проценты иттән торырга тиеш. Һәр сортка билгеле бер процентта субпродуктлар (май, кан, ит калдыклары), йомырка, сөт, крахмал, он, тоз, тәмләткечләр, натрий глутаматы, шулай ук натрий нитриты (азык буявы һәм консервант) кушыла. Сосиска составында шулардан башка берни булмаска тиеш.

ТУ таләпләре

Җитештерүче сосисканы, организмга зыян салмый торган компонентлар кулланып, үз рецепты (ТУ – техник шартлар) буенча гына да җитештерергә мөмкин. Әмма ул аларның барысын да составында күрсәтергә тиеш. Кайберәүләр, продукция ТУ буенча эшләнгән икән, димәк, начар дип уйлый. Әмма, Ринат Әсгат улы әйтүенчә, дөрес фикер түгел бу. Техник шартлар буенча җитештерүче ризык составындагы ингредиентларның нисбәтен үзенчә үзгәртергә, гадәти булмаганнарын – сыр, яшел тәмләткечләр, гөмбә кертергә мөмкин. Бары шул гына.

Ите булсын

Ринат Мусин сүзләренә караганда, сосискаларны лаборатория шартларында тикшергәндә, чыннан да, кайвакыт составында күрсәтелгәннәрнең чынбарлыкка туры килеп бетмәве ачыклана. Әйтик, май, крахмал, сыер ите урынына – тавык ите, сеңер, кимерчәк, соя һәм каррагинан ише куерткычларның тиешле нормадан күбрәк булуы ачыклана.  Шулай булуга карамастан, ризык гадәттә иминлек таләпләренә туры килә һәм анда ит өлеше 50 проценттан ким булмый. Шуңа күрә, сосиска составында ит юк, дигән фикер дөрес түгел.

Сыйфатлы сосисканы сыйфатсызыннан ничек аерырга ?

Ринат Мусин киңәшләре

* Әйбәт сосиска бәясе итнекеннән ким булмаска тиеш, бу продуктның үзкыйммәтенә бәйле. Шуңа күрә арзанлысына кызыкмаска кирәк.

* Җете алсу яки җете кызыл төстәгесен алмаска тырышыгыз, чөнки мондыена буяу күп кушылган була. Иң әйбәте – пешкән иттән аз гына кызгылтрак төстәгесе.

* Сосискага бармак белән басып карагыз. Ул тыгыз булырга, бармакны алгач, эзе шундук юкка чыгарга тиеш.

* Пешергәндә, әйбәт сосиска таркалмый, суы алсу төскә керми яки болганмый.


Фикер өстәү