Россиядә икенче озын май яллары башланды

Россиядә икенче озын май яллары башланды, ул дүрт көн дәвам итәчәк. Бу хакта Роструд хәбәр итә.

Бу юлы бәйрәм көннәре Җиңү көне уңаеннан игълан ителде.

Ведомствода 10 май шулай ук эшләми торган көн, дип искәрттеләр, әлеге көнгә якшәмбегә туры килгән 2 гыйнвар ялы күчерелде.

Хезмәт, мәшгульлек һәм социаль яклау министрлыгы билгеләп үткәнчә, бәйрәмнәр хезмәткәрләрнең хезмәт хакын киметүгә сәбәп була алмый.


Фикер өстәү