Баш авыртмасын өчен нинди ризыкларны чикләргә кирәклеген әйткәннәр

Баш авыртудан җәфа чигүчеләргә кайбер азык-төлек продуктларын куллануны чикләргә кирәк. Бу хакта табиб-невролог Павел Хорошев сөйләгән, дип яза «Челнинские известия».

Белгеч сүзләренә караганда, баш авыртуга майлы ит, кызыл шәраб, кофе, чәй һәм энергетик эчемлекләр тәэсир итәргә мөмкин.

Сырның барлык төрләре, шоколад һәм кайбер азык өстәмәләрен куллану баш авырту барлыкка килүгә китерә.


Фикер өстәү