Өлешчә мобилизацияләнүчеләр арасында Татарстанның атказанган артисты Иркәнең ире Артур да булуы хакында хәбәр иткән идек.
Аңа сентябрьдә повестка килә. Диңгез пехотасында хезмәт иткән Артур ике уйлап тормый: шунда ук военкоматка килә.
ТНВ хәбәрчесе Иркә белән аралашкан. Җырчы ире белән горурлануы хакында әйткән.
«Мин иремнең чын, нык ир-ат булуына инандым. Горурланам моның белән. Безнең шулай ук ике вариант бар: моңсуланып елап утырырга, яисә позитивта булырга. Ирем әйткәнчә, син елап утырасың икән, миңа да авыр булачак. Балаларга да дөрес итеп аңлатырга тырыштык бу әйберне. Күп ир-атлар киттеләр, ә әтиегез өйдә утырып тора алмый. Безнең илне сакларга кирәк. Ул, әлбәттә, кайтачак, җиңү белән кайтачак. Ул кайткач зур бәйрәм оештырабыз», – дигән җырчы.