Дания һәм Рамил Әхмәтҗановлар: “Авылда иң уңганнар, тырышлар гына калды”

Чистай районының Исләй авылында яшәүче Дания һәм Рамил Әхмәтҗановлар гаиләсенең тырышлыгына, булдыклылыгына сокланып кайттык.

Дания ханымның мәктәптә эшләгән еллары 43кә тула, шуның 38е – директор вазыйфасында. Быелгы уку елында ул өйдә генә калырга карар кылган. Хәер, тырыш, оста хуҗабикәгә өйдә дә эш җитәрлек. Көчле тылы, ныклы терәге булган Рамил абый да үзенә хуҗабикәнең үзе төсле бик уңган. Гаилә бакчаларында нинди генә яшелчә, җиләк-җимеш үстерми. Төрле сортлардан җиләк дисеңме, җимеш агачлары булсынмы. Хәтта персик, кавынга кадәр бар. Биш-алты төр кәбестә генә утырталар. Быел Рамил 400ләп баш кәбестә үстергән. Аларны кафеларга тапшыралар икән.

– Барлык сый-нигъмәтне балалар белән бергә ашыйбыз. Кайнатма ясау, тозлау-маринадлау бик ошый. Как – минем бик яратып әзерли торган ризыгым. Аны нинди генә җиләктән ясамадым. Виктория, җир җиләге, слива, карлыган, алма… Умарталарыбыз да бар. Алар өчен Рамил абыегыз “хуҗа”, – дип елмая Дания ханым.
Бакчачылык белән генә шөгыльләнеп калмыйча, сарай тутырып мал-туар, кош-корт та асрый алар.
– Каз, үрдәк, бройлерларны 50шәр баштан ким алганыбыз юк. Күркә дә асрый идек, быел аларын алмадык. Авылда да рәхәт, матур итеп яшәп була. Тырышырга гына кирәк. Тырышсаң, файдасы да, рәхәте дә бар. Авылда иң уңган, тырышлары гына калды инде, – ди Рамил абый.

Дания апа кайбер рецептлары белән безнең укучылар белән дә бүлеште.

Ысланган помидор

Моның өчен “Сливовые”, “Дамские пальчики” сортлы помидорлар яхшы. Аларны юып, китереп, ике яки дүрт өлешкә бүлеп, электр киптергечтә 7-9 сәгатькә куябыз. Әзер булгач, стерильләшкән банкаларга тутырабыз. Помидор, базилик, кишер, сарымсак, кайнатып чыгарылган үсемлек мае салып, банка тулганчы катлам-катлам тутырабыз. Шуның өстенә бер бал кашыгы бальзамический уксус салып, банкаларны ябып, салныкча урынга куябыз.

Искәрмә: ике чиләк помидор, киптергәч, 1 литрлы банкага сыеп бетә.

“Михекано” соусы
Яхшы өлгергән слива – 2 кг
Татлы болгар борычы – 1 кг
Орлыклары алынган ачы борыч – 4 шт
Сарымсак – 3 баш
Уксус – 150 гр
Шикәр комы – 400 гр
Тоз – 3 зур кашык
Көнбагыш мае – 150 гр
Томат пастасы – 500 гр

Слива белән татлы борычны иттарткычтан чыгарып, 30 минут пешерәсең. Шуннан соң ачы борыч, шикәр, тоз, май, томат пастасы салып, тагын 20 минут пешереп, уксус өстисе. Һәм 2-3 минуттан соң стерильләшкән банкага салабыз. Бу соусны итле, макаронлы ризыклар белән ашарга мөмкин.

Туңдырылган сырганак
Сырганакны блендардан чыгарып, пюре ясыйм да, силикон савытларга салып, катырырга куям. Шуннан алып, чәйгә салып эчәбез. Бар витамины үзендә саклана

 

Зөһрә Садыйкова


Фикер өстәү