Казанда беренче тапкыр экологик чыршы пәйда булачак

Ул җитештерү калдыкларыннан һәм Яңа ел укаларыннан ясала.
Казанда, беренче тапкыр буларак, Казансу елгасы яры буенда экологик чыршы “үсеп” чыгачак. Дүрт метр биеклектәге чыршы Danaflex компаниясенең җитештерү калдыкларыннан ясала. Яңа ел “сылуы” ялтырап, җемелдәп торсын өчен составына укалар да өстиячәкләр.

Казанда яшәүчеләрдән үзләренә кирәкмәгән мишураны 2 декабрьгә кадәр ике кабул итү пунктына: Горки-Әмәт урманындагы спорт базасы бинасына (Җиңү проспекты, 69) һәм “Черек күл” паркындагы тимераяклар прокаты бинасы икенче катына (Дзержинский ур., 13, 1 бүлмә) алып килүне сорыйлар.

Казан парклар һәм скверлар дирекциясеннән хәбәр ителгәнчә, укаларны пакетка яки тартмага салмыйча тапшырырга кирәк. Алар дизайнерларга тапшырылачак.

Бу җәһәттән тәфсиллерәк мәгълүматларны +7(904)764-59-51 телефоны аша шалтыратып белешергә була.


Фикер өстәү