Арчада 50 ел элек Җыр һәм хезмәт бәйрәме үткәрелгән. Карагыз әле, бәлки үзегезне танырсыз (ВИДЕО)

Ул чорда СССРның барлык республикаларында диярлек оештырыла мондый чара.
Татарстан исә бу бәйрәмне Сабантуй алдыннан Арчада үткәрә. Күз алдына китерәсезме:
тау башында 1000 кешелек хор, аерым коллективлар, солистлар, өлкән кешеләр, балалар
чыгыш ясый.

Бу төбәк юкка гына сайланмаган шул. Кайда-кайда, Арчада җыр сәнгатен
бәяли беләләр. Бу элек тә шулай булган, хәзер дә шулай. Мондый могҗизаны, әлбәттә
инде, Арча педагогия училищесы коллективы җитәкли. Аңа кушылып, районның барлык
авылларыннан да үзешчәннәр килә. Нинди бөтенлек, нинди кәеф бит бу! Хәзер мондый
күләмле чараларны башкарып чыга алганнарына ышану да кыен кебек. Халыкның күңел
җылысы кергән бәйрәм гадәттә эзсез югалмый. Бәхеткә, кинохроника кадрлары да
сакланып калган. Карагыз әле, сез дә таныш йөзләрне күрми калмассыз. Бер дә булмаса,
без укыган еллардагы Арча тавын карап хозурланырсыз. Педагогия училищесын
тәмамлаучылар Татарстанның һәр авылына диярлек таралган бит. Ни кызганыч, мин
үзем шушындый зур бәйрәмне күрми калганмын. Нәкъ шул елны, 1972 дә мин
педучилищега укырга килдем генә әле. Аның каравы, бу кадрларда безгә дәрес биргән
музыка укытучылары, өлкәнрәк сыйныфта укучылар бар.
Фәния Әхмәтҗанова


Фикер өстәү