Татарстанда ел башыннан 18,4 мең гаилә Ана капиталы ярдәмендә торак шартларын яхшырткан

2022 елда 18,4 меңнән артык гаилә Ана капиталын торак шартларын яхшырту өчен кулланган. Бу – Ана капиталын файдалану өчен язылган барлык гаризаларның 65,2 проценты.

16,1 мең гаилә торак сатып алу яки аны төзү алынган кредитның беренче кертемен Ана капиталы белән түләгән яисә шул максатка алынган кредитны тулысынча Ана капиталы хисабына каплаган. Тагын 2,3 мең гаилә торак шартларын кредит акчаларын җәлеп итмичә генә яхшырткан. Бу максатларга Пенсия фонды гаиләләргә 10 миллиард сум акча күчергән, бу быел Ана капиталы бирүгә юнәлтелгән барлык сумманың 95 %ын диярлек тәшкил итә.

Ана капиталы акчасын торак шартларын яхшыртуга сертификат алырга хокук биргән балага өч яшь тулгач сарыф итәргә мөмкин. Бары тик ипотека буенча төп бурычны түләү яки беренче кертемне каплау гына искәрмә булып тора. Бу очракта сертификат акчасын бала тугач яки уллыкка алынгач ук тотарга рөхсәт ителә.
«2020 елның апреленнән кредитка (ипотекага) торак сатып алганда Ана капиталын файдалану турындагы гаризаны турыдан-туры кредит рәсмиләштерелә торган банкта тапшырырга мөмкин. Гаризаларны һәм кирәкле документларны банклар Пенсия фондының территориаль органнарына электрон элемтә каналлары буенча тапшыра. Болай эшләү Ана капиталыннан файдалануны тизләтергә мөмкинлек бирә», – ди Татарстан Пенсия фонды бүлекчәсе идарәчесе Эдуард Вафин.


Фикер өстәү