Эшләмәүче пенсионерларның пенсиясе гыйнвардан 4,8 процентка арта

2023 елның 1 гыйнварыннан эшләмәүче пенсионерларның пенсиясе 4,8 процентка артачак. Бу хакта Россия хезмәт һәм социаль яклау министры Антон Котяков белдерде, дип хәбәр итә “Интерфакс”.

Министр “Парламент сәгате” барышында искә төшереп үткәнчә, быел җәен пенсияләр индексацияләнгән инде. Июнь аенда Россия Президенты Владимир Путинның кушуы буенча пенсия күләме 10%ка арткан.
“Шулай итеп, ике этаплы индексация нигезендә, 2023 елның 1 гыйнварыннан пенсияләр 2022 елның 1 гыйнварындагы белән чагыштырганда барлыгы 15,3% процентка артачак”, – дип басым ясап әйткән Котяков.


Фикер өстәү