Яңа уку елыннан Россия югары уку йортларында 7500 хезмәткәрнең хезмәт хакы артачак. "Алдынгы инженерлык мәктәпләре" пилот проектында катнашучылар фундаменталь дисциплиналарны укыткан өчен өстәмә акча алыр дип көтелә.
“Яңа уку елыннан 50 вузда фундаменталь фәннәрне өйрәтүче мөгаллимнәр хезмәт хакында үзгәрешләрне сизәчәк”, – дип аңлата Россия Мәгърифәт министрлыгы. Хезмәткәрләрнең эшен хезмәт хакын киметмичә җиңеләйтергә җыеналар. Моннан тыш, төбәкләрдә уртача хезмәт хакына өстәмә түләүләр билгеләнәчәк. Әлеге йөкләмәне Президент Владимир Путин Федераль Җыенга юлламада биргән иде.
БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!
                                                        
                                                        
                                                        
                                                        
                                                        
                                                        
                                                        
                                                        
                                                        
        
Фикер өстәү
Фикерегез