Газетага язылу

Пәрдәләр ачыла: быелгы сезон нинди булыр һәм тамашачыны нинди премьералар көтә?

Пәрдәләр ачыла:  быелгы сезон нинди булыр һәм тамашачыны нинди премьералар көтә?
Фото: Тинчурин театры

Театр дөньясы җәйге ялларда бераз тынып торганнан соң, кабат үзенең гадәти халәтенә – премьералар, фестивальләр, гастрольләр белән кайнап торган тормышына кире кайта. Җитәкчелек дачаларыннан кайткан артистларны эш планнары белән таныштыра. Яңа сезонга биналар да әзер. Театрлар халыкны матур премьералар белән генә түгел, уңайлы шартлар белән дә җәлеп итәргә тырыша. Быелгы сезон нинди булыр, тамашачыны нинди премьералар көтә? Яңалыкларны белештек.

Алар беренче

Яңа сезонны Камал театры иң беренчеләрдән булып ачты. Артистлар, затлы биналарына җыелып, җитәкчелек белән очрашып, хәл-әхвәлләрне белешеп, планнар хакында сөйләштеләр. Араларында Әсхәт Хисмәт кебек җәйне дачаларында уздыручылар, җиләк җыеп, кыяр-помидор үстереп, кояшта да рәхәтләнеп кызынучылар, шулай ук Миләүшә Шәйхетдинова кебек авылга туганнары янына кайтып ял итүчеләре дә, Илтөзәр Мөхәммәтгалиев белән Ләйсән Рәхимова кебек чит илләрдә сәяхәт итүчеләре дә бар. Шулай мәш килеп йөреп, яллары узганны сизми дә калганнар. Артистларның кәефе шәп һәм алар тамашачы белән очрашуга әзер.

Камаллылар 121 нче сезоннарын 14 августта матур традиция буенча «Зәңгәр шәл» спектакле белән ачты. Ә беренче премьераны 19–20 сентябрьдә тәкъдим итәчәкләр. Ул Йолдыз Миңнуллина пьесасы буенча режиссер Лилия Әхмәтҗанова куйган «Такташ. Югалган матурлык» спектакле. Шунысы сөендерә: соңгы елларда сәнгать әһелләре халкыбызның бөек шәхесләрен төрле яклап – иҗат кешесе итеп кенә түгел, ә аны гади кеше буларак та ача торган хезмәтләрен тәкъдим итә. Бу кино өлкәсендә дә, театрда да күренә. «Такташ. Югалган матурлык» спектакле дә шагыйрьнең язмышы, ул яшәгән чор, аның эчке кичерешләре аша чын Такташны аңларга ярдәм итәр дип ышанасы килә.

Камал театры мәшһүр режиссер Марсель Сәлимҗановның вафатыннан соң, менә инде 24 ел дәвамында аның туган көненә премьера әзерли. Шул традициягә тугры калып, баш режиссер Фәрит Бикчәнтәев 6, 7 һәм 8 ноябрь көннәрендә «Күпер» спектаклен тәкъдим итәчәк. Узган ел «Яңа татар пьесасы» лабораториясендә катнашкан Раил Сафин әсәре буенча куела ул. Фәрит Бикчәнтәев театрның яшь артистлары белән Уильям Шекспирның «Тискәрегә авызлык» пьесасы буенча да спектакль әзерли. Театрның сәнгать җитәкчесе, драматург Илгиз Зәйнинең «Борһан йорты» әсәре буенча да премьера тәкъдим ителәчәк. Артистлар белән очрашу барышында баш режиссер Татарстанның Беренче Президенты, Дәүләт Киңәшчесе Минтимер Шәймиевнең 90 яшьлек юбилее уңаеннан кызыклы проект булачагын әйтте.

Театрда читтән килгән режиссерларның да хезмәтләрен күреп булачак. Шуларның берсе – Фәрит Бикчәнтәев белән бергә ГИТИСта белем алган Колумбия режиссеры Алехандро Гонсалес Пуче. Ул инде 16 ел элек бездә бер спектакль чыгарган булган. Бу юлы «Дон Кихот» әсәрен сайлаган.

 22 декабрьдә театр үзенең 120 еллыгын бәйрәм итәргә җыена. Тарихи датаны зурлап билгеләп үтәргә ниятлиләр. Күргәзмәләр дә, сувенир кибете дә ачылачак. Театр әһелләренә элмә такталар, һәйкәл кую да каралган. Һәм, әлбәттә, гастрольләр. Театр тормышы быел да фестивальләргә, иҗади сәфәрләргә бай булачак

Яңа офыклар

Тинчурин театры узган ел яңа бинага күченеп, яңа режиссер белән бергә яңа сулыш алганнан соң, 93 нче сезон маршрутын яңа офыкларга таба борды. Алар быел шундый шигарь белән иҗат итәргә җыена. Офыклар һаман үзенә ымсындыра, аңа таба атлыйсы, максатка ирешәсе килә. Театр да шундый ук позитив уйлар белән иҗат итә. Тинчуринлылар яңа сезонны танылган шәхес, күренекле шагыйрь Хәсән Туфанның хатыны Луизага багышланган «Лу» спектакленең премьерасы белән ача. Ул 28–29 августта булачак. Авторы – Илгиз Зәйни, ә режиссеры – Айдар Җаббаров. Баш рольне уйнарга хәзер Мәскәүдә яшәүче Нәфисә Хәйруллина кайта, Хәсән Туфан ролен алып баручы, театр училищесын тәмамлаган Идел Кыямов белән Артем Пискунов чиратлашып уйнаячак. Классика яратучылар өчен дә сөенечле хәбәр бар. Театр Кәрим Тинчурин әсәре буенча «Казан сөлгесе»н куерга җыена. Аны әлеге театрга йөрүче тамашачыга яхшы таныш Резеда Гарипова чыгарачак. Мансур Гыйләҗев әсәре буенча куелган «Казан егетләре» спектакленең дәвамы да булачак. Премьера ноябрь аена планлаштырылган. Тамашачы «Казан егетләре»н узган сезонда бик яратып кабул итте. Дәвамы турында артистлар клип та төшерделәр. Тагын ниләр белән шаккатырырлар, көтәбез.

Айдар Җаббаров яңа сезонга читтән дә режиссерлар чакырган. «Мин ул режиссерларны һәм куелачак авторларны татар театрына туры килерлек итеп сайлап алырга тырыштым. Узган сезонда Шекспир бик килеште. «Отелло»ны тамашачы яратты. Октябрь аенда Бертольт Брехтның «Добрый человек из Сечуани» әсәре буенча премьераны тәкъдим итәчәкмен. Ул да татар театрына бик килешер, дип уйлыйм. Күптән куярга хыяллана идем», – дип планнары белән уртаклашты Айдар Җаббаров. Баш рольдә Резедә Сәлахова уйнаячак.

Театрның баш режиссеры читтән хезмәттәшләрен чакырырга да ярата. Тинчурин театрында Казахстаннан килгән яшь, талантлы режиссер Фәрхәт Молдагали дә спектакль чыгарачак. Ул танылган казах язучысы Мохтар Ауэзовның әсәрен сәхнәләштерәчәк. Россия киносында танылып өлгергән үзебезнең татар егете Рүзил Миңнекәев белән дә спектакль чыгарга мөмкин. Кайчан һәм нинди спектакль булачагы сер. Рүзилнең эш графигы бик тыгыз, әлегә сөйләшүләр бара икән.

Тинчурин театры быелгы җәйне яңа проект белән каршы алды. Балконда узган «Шигърият сулышы»н тамашачы яратып кабул итте. Ул алга таба да дәвам итәчәк. Премьера гыйнвар аенда була. Артистлар Рәшит Әхмәтҗанов, Фәнис Яруллин, Мөдәррис Әгъләмов иҗатын тәкъдим итәчәк. Театрның әдәби бүлек җитәкчесе Резедә Гобәева белдергәнчә, әлеге кичәләрне «Мәйдан» каналында да күреп булачак.

Эзләнүләр, лабораторияләр, иске яңа премьералар

Кариев театрына зур миссия йөкләнгән. Алар интернет дөньясына чумган яшьләрне үз спектакльләре белән театрга тартырга, сәнгатькә кызыксыну уятырга тиеш. Киләчәктә башка театрларның заллары тулы булу алардан да тора. Әйтү генә җиңел. Театр инде 39 нчы сезон яшь тамашачыларны шаккатыру, тәрбияләү эше белән шөгыльләнә. Беренче премьералары Чыңгыз Айтматов әсәре буенча «Ак пароход» спектакле 25–26 сентябрь көннәрендә чыгачак. Режиссеры – Айдар Җаббаров, инсценировка авторы – Резедә Гобәева. Баш рольдә – театрның өлкән актеры, Татарстанның халык, Россиянең атказанган артисты Нуриәхмәт Сафин. Декабрь аенда аңа 80 яшь тула. 15 декабрьдә шушы ук спектакль белән аның юбилеен да билгеләп үтәчәкләр. «Ак пароход» әсәре мәктәп программасында да бар. Яшь тамашачылар өчен кызык булыр дип өметләнәбез», – ди театрның директоры Илнур Ганиев. Нуриәхмәт Сафин үзенә шундый зур ышаныч белән баш рольне бирүләренә бер сөенә, бер борчыла. Кем әйтмешли, яшь бара бит, егетләр. «Сәламәтлек кенә булсын», – дип тели Нуриәхмәт абый.

Театр классик әсәрләргә дә, яшь авторлар, яшь режиссерларга да мөрәҗәгать итә. Инде әйткәнебезчә, кызыксындыруның төрле вариантларын сайлыйлар. Декабрь аенда татар халык әкияте буенча «Ак бүре» спектакле планлаштырыла. Инсценировка авторы һәм режиссер – Наталья Пахомова (Мәскәү курчак театры). Шулай ук яшь драматург Лилия Шакирова әсәре буенча «Кадерлем» спектакленең дә премьерасы көтелә. Кариев театрына бәбиләр белән дә килергә була. Иң нәни тамашачылар өчен табигатьтәге су әйләнешен тасвирлаган «Тамчы маҗаралары» спектакле әзерләнә. Аны режиссер Эльдар Гатауллин һәм рәссам Юлия Кораблева иҗат иткәннәр. Театр төрле сәбәпләр аркасында вакытлыча туктатылып торган кайбер спектакльләрне яңадан кайтарырга җыена. Алар – «Питер Пэн», «Куян Эдвардның гаҗәеп сәяхәте» спектакльләре. Күренекле язучы Галимҗан Ибраһимовның тууына 140 ел тулу уңаеннан театрда уңышлы барган «Алмачуар» спектакленең дәвамын да куярга җыеналар. Сюжет буенча герой инде зур үскән һәм шәһәрдән авылга кайта. «Тамашачы үзгәрә, балалар үсеп тора. Бу спектакльләрне яратып карыйлар, шуңа кире кайтарабыз», – ди баш режиссер Ренат Әюпов. Ул үзе Азәрбайҗан композиторы Узеир Гаджибековның «Аршин мал алан» мюзиклы буенча премьера әзерли. «Әлеге мюзиклны квартирник форматында тәкъдим итәргә уйлыйбыз. Классик әсәр булса да, без аны яшьләргә дә яраклаштырып, бүгенге диалогларны да кертеп эшләргә телибез һәм аларны Раил Сафин эшләячәк. Ә музыкаль өлешен Рәдиф Кашапов белән эшләргә җыенабыз», – дип, үз идеяләре белән бүлеште Ренат Әюпов.

8–12 сентябрьдә XVIII «Һөнәр» Бөтенроссия яшь режиссура фестивале кысасында иҗади лаборатория узачак. Биш көн дәвамында режиссерлар Кариев театры артистлары белән берлектә эскизлар иҗат итәчәк.

Казаннан калышмыйча

Кайнап торган Казаннан читтә иҗат итүче республика театрларына да күз салыйк. Алар да, ялларын тәмамлап, җиң сызганып эшкә керешкән. Аяз Гыйләҗев исемендәге Чаллы театры да яңа сезонда бөек шәхесләребезгә мөрәҗәгать итә. Ул цикллар буларак бара. «Илһам» фильмында Илһам Шакиров ролен башкарган артист Марсель Мөсәвиров күренекле композитор Рөстәм Яхин турында «Хәл бу ки... Рөстәм Яхин» исемле спектакльне чыгара. Режиссеры да, инсценировка авторы да – үзе. Премьера 8 сентябрьгә билгеләнгән. Айгөл Әхмәтгалиева һәм баш режиссер Олег Кинҗәгулов «Хәл бу ки... Минтимер Шәймиев», ә режиссер Фирдүс Сафин «Хәл бу ки... Кәрим Тинчурин» спектакльләрен тәкъдим итәчәк. Олег Кинҗәгулов Нәкый Исәнбәт әсәре буенча атаклы «Хуҗа Насретдин» һәм Кәрим Тинчурин әсәре буенча «Американ» комедияләрен дә чыгарырга җыена.

Әлмәт татар дәүләт театры яңа сезонны фестивальдән башлады. Бу көннәрдә алар Майкоп шәһәрендә. Анда уза торган «Биеклек» («Вершина») фестивалендә әлмәтлеләр «Җил артыннан» спектаклен тәкъдим итте.

Туфан Миңнуллин исемендәге Түбән Кама театры да яңа сезонны тыгыз графикта башлый. Бер айда ике премьера тәкъдим итәчәкләр. 4–5 сентябрьдә баш режиссер Лилия Әхмәтова Салават Юзеев әсәре буенча «Өйләнәм, хатын, өйләнәм» спектаклен чыгара. Ә 10–11 сентябрьдә «Алтын битлек» иясе, биюче, хореограф, бик кызыклы идеяләргә бай егет Нурбәк Батулла «Бию спектаклен ничек аңларга?» дигән премьераны әзерли. Түбән Кама театры иҗаты белән кызыксынучы тамашачыларга аларның спектакльләрен Казанда күрү мөмкинлеге дә бар. Коллектив сентябрь ахырында башкалага гастрольгә килә. Нурбәк Батулла тәкъдим иткән спектакльне дә шунда карарга мөмкин.

Бөек Тукаебыз әйтмешли: «... йоклаган дәртне уятыр театр». Быелгы театраль сезон бик кызыклы һәм эчтәлекле премьераларга бай булыр кебек. Театрлар арасында рәхәт бер күтәрелеш, иҗади рух артуы сизелә. Тамашачы да аларга ныграк тартыла башлады. Әнә шул кызыксынуны саклау өчен, драматурглар замана, тамашачы таләбенә җавап бирерлек, уйландырырлык та, гыйбрәт булырлык та пьесалар язсын иде. Яхшы әсәр булса, куючысы табылыр.

 

 

 

БЕЗНЕҢ МАКС КАНАЛЫНА ЯЗЫЛЫГЫЗ!

" нацпроект " , нацпроект" , "национальный проект" , "Илкүләм проект" , "милли проект" , "Илкүләм проект*" , "Илкүләм проектлар" , "милли проект*" , "милли проектлар" , "Профессионалитет"

Көн хәбәре