Татарстан Дәүләт алкоголь инспекциясе төрле ризык һәм көнкүреш товарларының сыйфатын еш тикшерә. Күптән түгел эремчек һәм каймакны тикшергәннәр иде. Бу юлы сырны тәмләп карадылар.
Состав үзгәрә, тышкы күренеш һәм тәм төрләнә...
Дегустациягә теләсә нинди ризык тәкъдим ителми. Башта сырларның составын һәм физик-химик параметрларын билгелиләр, фальсификация булу-булмавын ачыклыйлар. Шул рәвешле экспертлар карамагына лаборатория тикшерүеннән соң куркынычсыз дип табылган «Голландский» сырының – 7, «Российский»ның 9 төре тәкъдим ителде.
Әйтергә кирәк, сыр үрнәкләре экспертлар тарафыннан тәме, исе, тышкы кыяфәте һәм консистенциясе, шулай ук төсе һәм рәсеме буенча норматив документация таләпләре нигезендә бәяләү узды. Шуны да әйтеп китик: әле бу – ашарга яраклы дип табылганнары гына. Бик нык кимчелекләре ачыкланган сыр төрләрен хәтта дегустация утырышына берничә сәгать калганда төшереп калдырганнар.
Экспертлар арасында Татарстандагы сөт заводларында эшләүче белгечләр дә бар иде. Ни хикмәт, үзләрендә җитештергән сырларны тәме, тышкы күренеше буенча танымаучылар шактый күп булды. Дөрес, гади кеше өчен табын түренә килеп кунаклаган һәр сырның да бертөрле булуы ихтимал. Ә җитештерүчеләр үзләре ни чыгарып ятканнарын да белми микән әллә?! Халык бит «үзебездә җитештерелгәне яхшырак» дигән гыйбарәгә таянып ала.
Сыры бар, заводы юк
Бүген республика тәүлегенә 4 тонна сөт продукциясе эшкәртә. Сөт җитештерү буенча да күрсәткечләр зарланырлык түгел, ә бәлки мактанырлык та. Әмма инде ябылган, рәсми төстә эшләмәгән заводта сыр җитештереп ятулары – башка сыймаслык күренеш...
Дәүләт алкоголь инспекциясенең эчке базарны үстерү һәм координацияләү бүлеге җитәкчесе Розалия Арсланова сөйли:
– Татарстанда юк дип саналган заводта сыр җитештереп ятканнар! Ә продукциясе рәхәтләнеп сатылган, кулланучы аны кибетләрдән алган. Районның башкарма комитетына мөрәҗәгать итәбез – бездә андый предприятие юк, диләр. Әле без бит гел зур-зур кибетләрдә, сәүдә челтәрләре киштәләрендә сатылганнарны гына тикшерәбез... Ә базарларда һәм ярминкәләрдә хәлләр бигрәк мөшкел. Шулай да кечкенә кибетләрдә һәрвакыт начар сырлар гына сатыла, димәс идем.
Роспотребнадзорның Татарстандагы идарәсендә туклану гигиенасы күзәтчелеге бүлеге башлыгы урынбасары Татьяна Рыбачёнок әйтүенчә, идарә тарафыннан сөт ризыкларының куркынычсызлыгын ачыклау буенча һәрдаим мониторинг алып барыла.
– Былтыр якынча 1 мең сөт ризыгы үрнәге тикшерелде. Аларның 43 ендә фальсификация билгеләре ачыкланды. Шул уңайдан бу продуктлар, әйләнештән алынып, юкка чыгарылды. Моның өчен җаваплы кешеләргә административ җәза бирелде. Быел 500 гә якын сөт ризыгы үрнәге тикшерелде. Шуларның 2 процент тирәсе стандарт булмаган продукт дип табылды. Бу нәтиҗәләр фальсификатның кимүе турында сөйли, – диде ул.
Яхшы сырны ничек сайларга?
– Кибеттә сырны сайлаганда, беренче чиратта саклау вакытын карагыз. Чөнки, сыр – барыбер дә бозыла торган товар.
– «Российский» һәм «Голландский» маркалы сырлар артык йомшак, пластилин шикелле булмаска тиеш.
– Таныш булмаган предприятиеләр чыгарганны күпләп алмаска киңәш итәләр.
– Сыр ясаучылар арасында иң яхшы сыр – җәйге сөттән, дип санала. Ә иң сыйфатлы сырлар белән сыйлану вакыты – август һәм сентябрь айлары.
– Классик сырларның әзер булып җитешү вакытлары – гадәттә 45 көн.
Ә дегустация нәтиҗәләре менә болайрак булды.
«Российский» сыры категориясендә:
1 нче урын – «Азбука сыра» (Татарстан)
2 нче урын – «Сырпак», (Самара)
3 нче урын – «Хузангаевское» (Татарстан) һәм «Агросила-Молоко», (Татарстан).
«Голландский» категориясендә:
1 нче урын – «Кировский молочный комбинат» (Киров)
2 нче урын – «Яшел Үзән сөт эшкәртү комбинаты» (Татарстан)
3 нче урын – «Орел» (Екатеринбург).
Сүз уңаеннан, хәзерге вакытта «Азык-төлек иминлеген технологик тәэмин итү» илкүләм проекты гамәлгә ашырыла.
БЕЗНЕҢ МАКС КАНАЛЫНА ЯЗЫЛЫГЫЗ!
Фикер өстәү
Фикерегез