«Балаларның киләчәктә сәламәт булулары өчен аларның нәкъ менә мәктәптә ашаулары бик мөһим. Шуңа күрә 1 сентябрьдән без мәктәп менюсына яңалык – дөнья халыкларының тематик көннәрен кертәбез. Әлеге инициатива балаларның мәктәп туклануы белән кызыксынуын арттыруга юнәлдерелгән», - дип аңлатты Мөхәммәдшина.
Тематик көннәр өчен берничә вариант меню эшләнгән. Аерым алганда, татар аш-суы көннәрендә укучыларга өй токмачы белән бәрәңге ашы, татарча балык һәм ит, шулай ук кыстыбый тәкъдим ителәчәк. Азия һәм Кавказ кухнясы менюсына харчо, азиячә балык, люля-кебаб, тавык түшләреннән шашлык һәм сыер ите белән пылау кергән. Италия аш-сулары көннәрендә сосискалы аш, «Болоньезе» ите, «Рим каникуллары» пастасы һәм кош итле равиоли тәкъдим ителәчәк.
Шулай ук рус кухнясы һәм дөнья халыклары кухнясы көннәре дә каралган.
Моннан тыш, яңа уку елыннан мәктәп менюсында 12 яңа ризык пәйда булачак. Алар арасында – венгрча гуляш, сыер итле карабодай, сыр белән тавык кәтлите, митболлар, берничә төрдә әзерләнгән балык, эремчек белән равиоли, ризотто һәм «Рим каникуллары» пастасы.
Балык ризыкларын популярлаштыру буенча да эш дәвам итәчәк. Мөхәммәдшина сүзләренчә, башлангыч сыйныф укучылары балыкны теләмичә генә ашый, шуңа күрә балалар һәм ата-аналар өчен дегустация үткәрергә һәм бу продуктның файдасы турында сөйләргә планлаштыралар.
Шул ук вакытта мәктәптә туклану бәясен уку елы башыннан үзгәртергә җыенмыйлар. Башлангыч сыйныф укучылары өчен федераль программа кысаларында 92,76 сумлык түләүсез туклану каралган. Өлкән сыйныф укучыларына 93 сумлык ирекле сайлау менюсы тәкъдим ителә. Моннан тыш, укучылар иртәнге яки төшке ашны 45 сумга яки комплекслы туклануны 66 сумга сайлый алачак.
Сүз уңаеннан, хәзерге вакытта Татарстанда «Яшьләр һәм балалар» илкүләм проекты гамәлгә ашырыла.
БЕЗНЕҢ МАКС КАНАЛЫНА ЯЗЫЛЫГЫЗ!
Фикер өстәү
Фикерегез