Газетага язылу

Белгеч Россиядә кемнәрнең ике пенсия алу хокукы барлыгын әйтте

2026 елда Россиядә алты категориягә караган гражданнар бер үк вакытта ике пенсия алу хокукына ия. РФ Президенты каршындагы Россия халык хуҗалыгы һәм дәүләт хезмәте академиясенең Дәүләт хезмәте һәм идарә институты халыкның финанс грамоталылыгын күтәрү Федераль методик үзәге программасы директоры Нина Гукасова шулай дип белдерде. Бу хакта ТАСС агентлыгына сылтама белән «Татар-информ» хәбәр итә.

Сүз пенсия билгеләнгәннән соң гражданлык өлкәсендә эшләүне дәвам иткән хәрбиләр һәм көч ведомстволары хезмәткәрләре; федераль дәүләт гражданлык хезмәткәрләре; хәрби җәрәхәтләр аркасында инвалидлык алган гражданнар; Бөек Ватан сугышында катнашучылар һәм камалыштагы Ленинград, чолганыштагы Севастополь һәм Сталинградта яшәүчеләр; һәлак булган хәрби хезмәткәрләрнең гаилә әгъзалары; космонавтлар һәм очу-сынау составы хезмәткәрләре турында бара.

Шул ук вакытта, икенче түләү сыйфатында иминият пенсиясе билгеләү өчен берьюлы берничә шартка туры килергә кирәк, дип искәртте икътисадчы. Боларга кимендә 15 еллык иминият гражданлык стажы һәм кимендә 30 индивидуаль пенсия коэффициенты булу, шулай ук билгеләнгән пенсия яшенә җитү керә. Быел 1962 елда туган ир-атлар өчен ул - 64 яшь, 1967 елда туган хатын-кызлар өчен 59 яшь тәшкил итә.

Икенче итеп билгеләнә торган иминият пенсиясе фиксацияләнгән өлештән башка түләнә, аның күләме 2026 елда 9584 сумга тигез, ләкин шуңа да карамастан ул гомуми тәртиптә индексацияләнә, дип ачыклык кертте Гукасова.

Сүз уңаеннан, хәзерге вакытта Татарстанда «Нәтиҗәле конкурентлыкка сәләтле икътисад» илкүләм проекты гамәлгә ашырыла.

БЕЗНЕҢ МАКС КАНАЛЫНА ЯЗЫЛЫГЫЗ!

"нацпроект" , нацпроект" , "национальный проект" , "Илкүләм проект" , "милли проект" , "Илкүләм проект*" , "Илкүләм проектлар" , "милли проект*" , "милли проектлар" , "Профессионалитет",СВО, эвакуированные, эвакуируемые, донбасс, днр, лнр , донецк , луга

Көн хәбәре