– Без тугыз бала үстек. Дүртебез – кыз, бишебез малай. Шөкер, барыбыз да исән-сау, Әниебез бөтенебезгә дә кадерле, – ди Миңлебаян апаның төп нигез җылысын саклап яшәүче улы Наил. – Әтиебез 56 яшендә вафат булды. Сугышта алган яралары үзен бик сиздертте. Бөтен җирендә ядрә кыйпылчыгы булган аның. Әти үлгәндә, мин нибары 9 яшьтә идем.
Ул вакытта өч балалары гына гаилә корган була. Калган алтысын Миңлебаян апа үзе өйләндерә, кияүгә бирә.
– Әниебез, бик күп авырлыклар күрсә дә, беркайчан да безгә зарланмады. Аңа яшь ярым чакта әнисе үлеп киткән. Үги ана тәрбиясендә үскән ул. Ул чакта берәү дә иркәләп тормаган аны, төрлесен күрергә туры килгән. Әмма әни боларны безгә сиздермәде. Үзеннән бер зар ишетеп булмый. Кайбер истәлекләрне сорашканда да сүзне тартып аласы. Сабырлыгы – бөтен җанында, – ди кызы Фәнзилә. – Әниебез 92 яшенә кадәр әле бөтен эшләрне эшли иде. Бер ел элек кенә, аяк-куллар сызлый, дип әйтә башлады. Шуңа кадәр авырганы да булмады. Тугыз баланы кеше итәр өчен күпме тырышлык кирәк. Хәзер мин балачагыбызны уйлыйм да, бу әни ничек өлгерде икән, дим. Безне үстергәндә йоклап та тормады, ахры, ул. Төн буе нидер бәйләде, ямау салды. Иртәләрен без мәктәпкә киткәндә, камыр ризыгы пешкән булыр иде. Әле дә әнинең кичтән икешәр чиләк камыр басып куюлары исемдә. Кеше йокыдан торганчы, су буена төшеп, каз мамыклары җыйган ул. Бөтен балама да йокларга мендәр булсын, дигән. Гомере буе үзен уйлап түгел, «балаларым» дип яшәде. Бу кадер-хөрмәтне хәзер ничек тә үзенә күрсәтәсе иде.
Балаларының телефоннарында әниләренең хәлен белеп тора торган махсус төркемнәре бар икән. Шунда Фәнзилә апа һәр иртә әниләренең исән-сау йокыдан торганы турында хәбәр сала.
– Әниебез элегрәк авылны сагына иде. Ә хәзер ияләште инде. Үз йортыбызда торгач, монда да авыл төсле, – дип сөйли Фәнзилә апа. – Язмыш мине дә сынады. 32 яшендә улым үлеп китте. Ул киткәннән соң, үземә урын тапмадым. Бала хәсрәте бик бетерде. Бик газапландым. Шуннан соң әнине яныма чакырдым. Мине кызганыпмы, ризалашты. Бер-беребезне аңлап, мин әнине кадерләп, ә ул рәхмәтен укып яшибез шулай. Әнием гомере буе ураза тотты. Кечкенә чагында мәктәптә укытучылар авызына су сала торган була. Шуңа карамастан, ул бер көн дә уразасын калдырмаган. Аллаһы Тәгалә барысын да күреп, әнине гомер белән зурлагандыр инде. Йөзгә җиткәнен дә белә, бөтен әйберне аңлый. «Бу матур дөньяларда озаграк яшәсәм иде», – ди.
Миңлебаян апаның иң олы баласына – 78 яшь, кечесенә тиздән 56 тула. Аларның бөтенесе дә үз тормышларын корып, матур итеп гомер итәләр.
– Әни килен-кияүләрен дә бик яратты. Аларны гел мактап кына торды. Аның йөрәгендә тугызыбыз сайлаган ярларга да урын җитәрлек булды. Беркайчан да кеше тормышына кысылмады. Бөтен туганым килеп тора, хәлен сорый. Җидебез Казанда яши. Госман белән Наилебез – Кама Тамагында. Кайтсак, керер җиребез бар. Алар монда килсә, ишекләребез ачык, – ди Фәнзилә апа. – Тиздән 70 яшем тула. Күпләр көнләшерлек бәхет бездә. Без әле «әни» дия алабыз. Әнине вакытында ашатам, йоклатам, даруын бирәм. Куллары калтыраганда, кашыктан ашатам. Кайчандыр балаларына үзе ашамыйча иң тәмлесен бүлеп биргән әниемне кадерли алганга сөенәм. 99 яшенә кадәр биш вакыт намазын кадырмады. Быел инде укый алмый. Тәсбих кына тарта. Миңа гына түгел, бөтен баласына, килен-кияүләргә гомер сорап, бәхет тели ул. Без аның хәер-догасы белән яшибез дә инде.
Сүз уңаеннан, хәзерге вакытта Татарстанда «Озын һәм актив гомер» илкүләм проекты гамәлгә ашырыла.
БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!
Фикер өстәү
Фикерегез