28 апрельдән “ТНВ-Татарстан” һәм “ТНВ-Планета” телеканалларында Мөхәммәт Мәһдиев әсәре нигезендә төшерелгән “Кеше китә – җыры кала” сериалын күрсәтә башлыйлар. Кичә аны татар җәмәгатьчелегенә тәкъдим иттеләр.
“Кеше китә – җыры кала” сериалын “Яңа Гасыр” телерадиокомпаниясе заказы буенча һәм Татарстан Рәисе каршындагы телләр комиссиясе һәм “Татнефть” компаниясе ярдәме белән “Ватан – 21 гасыр” кинокомпаниясе төшергән. Режиссеры – Александр Далматов. Проектта Татарстанның 10 театрыннан 100ләп актер катнашкан.
Сериалны тәкъдир итү чарасында Татарстан Дәүләт Советы Рәисе урынбасары, Татарстан Рәисе каршындагы Татар телен һәм Татарстанда яшәүче халыклар вәкилләренең туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе Рәисе Марат Әхмәтов та катнашты. Аның сүзләренчә, әлеге сериал – Бөек Җиңүнең 80 еллыгына матур бүләк. «Без – сугыш кыры һәм тылдагы авырлыкларның барысын да кичкән буынның балалары. Ул кешеләрнең язмышларын, фидакарь һәм каһарман буынның истәлеген бүгенге буынга җиткерү, ата-бабаларызга кадерле мөнәсәбәт күрсәтү максаты белән эшләнде әлеге уртак проектыбыз”, – диде ул.
“Яңа Гасыр” телерадиокомпаниясе генераль директоры Илшат Әминов фикеренчә, сериалның киләчәге зур. “Әмма минем фикерем объектив булмаска мөмкин. Чөнки ул – йөрәгемнән чыккан әйбер. Бүген мин, тамашачы ничек кабул итәр икән, дип дулкынланам. Бу сериалны сезнең хөкемгә тапшырабыз, тамашачылар”, – диде ул.
Сериал яртышар сәгатьлек 22 сериядән тора. Ул 1930-1960 елларда Кара Чыршы дигән татар авылында барган вакыйгаларны сурәтли.
Сериалның иҗат төркеменә килгәндә, баш оператор – Максим Самсонов, баш рәссам – Булат Гыйльванов, композитор – Миләүшә Хәйруллина, башкарма продюсерлар – Нияз Сабиров һәм Эдуард Никитин.
БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!
 
                                                         
                                                         
                                                         
                                                         
                                                         
                                                         
                                                         
                                                         
                                                         
        
Фикер өстәү
Фикерегез