20 июньдә вузларда кабул итү комиссияләре эшли башлады. Казан дәүләт аграр университет урман хуҗалыгы һәм экология факультетына укырга керү өчен документлар кабул итә. Анда «Урман эше», «Ландшафт архитектурасы» , «Экология һәм табигатьтән файдалану» белгечлекләренә укырга мөмкин. Абитуриентлар университетка БДИ һәм югары уку йорты уздырган эчке имтиханнар нәтиҗәләре буенча керә ала. Көндезге һәм читтән торып уку формалары каралган.
Факультет деканы Борис Иванов белдергәнчә, сыйфатлы белем алу өчен барлык шартлар да тудырылган. Уку теорияне дә, практиканы да үз эченә ала. Стипендияләр түләнә, тулай торак бар. Моннан тыш, студентларга республиканың иң яхшы предприятиеләрендә, читтә стажировка узу мөмкинлеге бирелә. Буш вакытта студентлар университет тормышында, мәдәни чаралар, спорт ярышларында актив катнаша.
БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!
Фикер өстәү
Фикерегез