Газетага язылу

Владимир Путинга Бишкәктә Кар барсы – Батай сынын бүләк иткәннәр

Россия Президенты Владимир Путинга Бишкәккә килгәч VI Бөтендөнья күчмә тормыш алып баручылар уеннары талисманын – Батай исемле кар барсы баласының сынын бүләк иткәннәр. Уеннар бүген Кыргызстан башкаласында башлана, дип хәбәр итә «ТАСС».

Ачылыш тантанасында Россия дәүләте башлыгына талисманны 11 яшьлек Айбийкә Асамидинова һәм 15 яшьлек Нурислан Оболбеков тапшырган. Кызчык бүләкнең Владимир Путинга тәгаенләнүен аңлаткан. Президент балаларга кыргыз телендә дә рәхмәтен җиткергән.

Батай Кыргызстанның халыкара аэропортына килеп төшкән кунакларны каршы ала. Талисманның сыны илнең башка мөһим урыннарына да урнаштырылган.
Батай исеме ике өлештән тора. “Ба” –  барс сүзенең кыскартылмасы: хөрлекне, көч һәм эчке егәрлекне гәүдәләндерә. “Тай” – кыргыз телендә “таяныч” дигәнне аңлатып, тарихи тамырларга тугрылыкны чагылдыра.

Уеннар 31 августта Бишкәктә башлана. 2014 елдан бирле алар, Бөтендөнья этноспорт берлеге канаты астында, ике елга бер мәртәбә үткәрелеп килә.
Уеннар программасына күчмә тормыш алып баручы халыкларның спорт төрләре буенча ярышлар, шулай ук мәдәни һәм фәнни чаралар керә. Анда Россия спортчылары да катнаша, диелә хәбәрдә

Сүз уңаеннан, хәзерге вакытта Татарстанда «Яшьләр һәм балалар» илкүләм проекты гамәлгә ашырыла.

БЕЗНЕҢ МАКС КАНАЛЫНА ЯЗЫЛЫГЫЗ!

"владимир путин", "путин", "нацпроект" , "нацпроект" , "национальный проект" , "Илкүләм проект" , "милли проект" , "Илкүләм проект*" , "Илкүләм проектлар" , "милли проект*" , "милли проектлар" , "Профессионалитет",СВО, эвакуированные, эвакуируемые, донба

Көн хәбәре