Газетага язылу

Татарстан яшьләре республика Рәисенә шәхсән үзләре сорау бирә алачак

Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов белән очрашу районнар башлыклары белән “НЕдетский разговор” форматында ачыктан-ачык сөйләшүләрне дәвам итәчәк. Әмма инде яңартылган форматта: хәзер анда 18дән 25 яшькә кадәрге көллиятләр һәм вузлар студентлары катнашачак.

 “НЕдетский разговор” – районнар башлыклары белән ачыктан-ачык сөйләшү рәвешендәге очрашулар. Биредә үсмерләр һәм яшьләр үзләрен борчыган мәсьәләләр: җинаятьчелек, һөнәр сайлау, беренче эш хакы, туып-үскән шәһәр-бистәсендә ял итү мөмкинлекләре кебек мәсьәләләр буенча фикер алыша алачак. Ачыктан-ачык сөйләшүләрдә Бөгелмә, Түбән Кама, Казан һәм Яшел Үзән мэрлары үсмерләр белән очрашкан инде.

Татарстан Рәисе белән очрашу “НЕдетский разговор + 18” проектының яңа сезонын ачып җибәрә. Бу юлы очрашуга республиканың төрле почмакларыннан 18-25 яшьлек студентлар чакырыла.

Очрашуда катнашу өчен яшьләргә 4 сентябрьгә кадәр ботка сорау юлларга кирәк. Мәсәлән, эш һәм акча мәсьәләсе турында, шәһәр мохитен үстерү, ясалма фәһем, республикабызның киләчәге турында сорарга мөмкин. Оештыручылар иң кызыклы сорауларны җибәрүчеләр белән элемтәгә кереп, аларны Татарстан Рәисе белән очрашуга чакырачак.

“НЕдетский разговор” турында мәгълүматларны һәм проектның анонсларын Татарстанда алдынгылар хәрәкәтенең социаль челтәрләрендәге аккаутларында күзәтеп барырга мөмкин.
 
Исегезгә төшерәбез: Россия балалар һәм яшьләр хәрәкәте Россия Президенты Владимир Путин боерыгы нигезендә оештырылды. Аны гамәлгә кую җыены 2022 елның 20 июнендә узды. Хәрәкәткә 6 яшьтән керергә мөмкин.

БЕЗНЕҢ МАКС КАНАЛЫНА ЯЗЫЛЫГЫЗ!

"нацпроект" , нацпроект" , "национальный проект" , "Илкүләм проект" , "милли проект" , "Илкүләм проект*" , "Илкүләм проектлар" , "милли проект*" , "милли проектлар" , "Профессионалитет",СВО, эвакуированные, эвакуируемые, донбасс, днр, лнр , донецк , луга

Көн хәбәре