Газетага язылу

Айгөлнең укытасы килә

Яшәргә өйрәнү бервакытта да җиңел түгел. Авыру баласын белемле итәр өчен, авылдан шәһәргә чыгып киткән Миңлегөл апа. Кызы Айгөл Казанда мәктәпне тәмамлап, укытучы белгечлеге алган. Утыз елдан соң кире туган нигезләренә әйләнеп кайткан алар. Авырлыкларны ничек җиңгәннәр? Алга таба кыз һәм ана язмышы нинди борылыш алыр?

Айгөлнең укытасы килә
Илдар Мөхәммәтҗанов

Саба районының Чәбки-Саба авылында гап-гади йортта яши алар. Миңлегөл – шушы авыл кызы. Техникумда хисапчылыкка укыган. Тик бу юлдан китмичә, фермага эшкә кергән. Ике тапкыр кияүгә чыкса да, тормышы барып чыкмаган. Икенче баласы авыру тугач, Казанга юл тотарга туры килгән.

– Авылдан чыгып китү уемда да юк иде. Айгөл башта ике ел Сатыш мәктәбендә укыды. Укытучы өйгә дә килеп йөргәләде. Аяклары авырткач, килә алмый башлады. Шуннан соң район мәгариф бүлегендә, балагызны үзегез укытыгыз, диделәр. Техникум белеме белән генә укытып булмый бит. Казандагы интернат-мәктәпне тәкъдим иттеләр. Кызым ул вакытта бөтенләй йөри алмый иде. Арбага утырмагач, 11 яшькә кадәр күтәреп йөрттем. Шул коррекцион мәктәпкә җыештыручы булып урнаштым. Шулай башланып китте көтелмәгән шәһәр тормышы. Үзең тапкач, үзең карыйсы инде. Язмыштан качып булмый, – ди Миңлегөл апа Галимова.

Кызын интернат-мәктәпкә урнаштыра, ә үзенә яшәр өчен урын юк. Торыр җире булмагач, әле бер, әле икенче иптәш кызына барып кунгалый. Түбәле булырга идән юган акча гына җитми, билгеле. Шуннан соң урам җыештыручы булып эшкә урнаша. Тулай торактан бүлмә бирәләр. Бернинди ял күрмичә, гомере буе ике эштә хезмәт куя ул. Ике кызын аякка бастырасы бар бит. Гомерен авыру кызына багышлый. «Әни, минем өчен тырышып, үз тормышыңны кора да алмадың бит», – дип борчылып та куя икән Айгөле. Сәламәтлеге дә какшый ананың. Кызын күтәреп йөреп, умартка баганасына зыян килә. Бүген инде ул – II группа инвалид. Айгөл исә әкренләп ике таяк белән йөрергә өйрәнгән.

Авылга дүрт ел элек күченеп кайткан алар. Ул чакта Миңлегөл апаның әти-әниләре дә исән булган әле. Төп йорт буш калыр дип тә борчылганнар. Миңлегөл апа аларның сүзен үтәп, шәһәр тормышын авылга алыштырган. Ике елдан карт белән карчык икесе бер айда бакыйлыкка күчә. Хәзер әни белән кыз икесе бергә гомер итә.

Без килгәндә, Айгөл компьютерын кабызып, онлайн курста нәрсәдер укып утыра иде. Тик нәрсәгә өйрәнүен яшерде. «Сер булсын, әле әйтергә иртәрәк», – диде. Ә менә Казан дәүләт университетының татар теле бүлегенә ничек итеп укырга керүе турында рәхәтләнеп сөйләде.

– Казанда татарча сөйләшмәскә куштылар. Коррекцион мәктәпкә русча белгән балаларны гына кабул итәләр иде. Бик авыр булды. Тел белмәгәч, башкалар белән сөйләшә алмый идем бит. 12 ел азапланып укыдым. Ә аннары тәвәккәлләп, университетның татар теле юнәлешенә укырга кердем. Алты ел татар теле бүлегендә белем алдым. Беренче елны бик авыр булды, аннан ияләштем. Сабакташларым ташламады, бик теләп булыштылар. Сулагай булгач, язып өлгерә алмый идем. Лекцияләрен дә кызганмадылар. Әнием гел янәшәдә булды. Практиканы үзем укыган мәктәптә үттем, – ди 43 яшьлек Айгөл. – Татар теле укытучысы буласым килә. Һичьюгы, репетитор булып эшләргә дә риза. Әти-әниләр сау-сәламәт балаларын укыттырырга ышанып та бетмәс, бәлкем. Мин сәламәтлекләре чикле булганнарны да укыта алам. Авыру балаларның психологиясен яхшы беләм. Ярдәм кирәк булса, безгә килсеннәр, өй эшләрен эшләргә булышырмын.

 

Сүз уңаеннан, хәзерге вакытта Татарстанда «Яшьләр һәм балалар» илкүләм проекты гамәлгә ашырыла.

 

 

 

 

 

 

 

БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!

" нацпроект " , нацпроект" , "национальный проект" , "Илкүләм проект" , "милли проект" , "Илкүләм проект*" , "Илкүләм проектлар" , "милли проект*" , "милли проектлар" , "Профессионалитет"

Көн хәбәре