Әлмәт халкы июньдә «Халык контроле»ндә 247 гозер калдырган

Сусызлык, шәһәр ишек алларын чүп басу, убылган асфальт, футбол мәйданчыгындагы хилафлыклар. Июнь аенда әлмәтлеләрнең моң-зарлары 247гә җиткән. Торак-коммуналь хуҗалык проблемасы – күп катлы йортларда яшәүчеләрне иң борчыган мәсьәлә.

Корбан бәйрәме алдыннан суүткәргечтә авария булган. «Әлмәт-Водоканал» җәмгыяте җитәкчелеге әлеге хәлнең сәбәбен су торбаларының шактый таушалган булуы белән бәйләп аңлаткан. Шул рәвешле Урсалы, ДСРК, РТС, Иске Әлмәт һәм беренче поселок халкына эссе көннәрдә авырга туры килгән. Тагын бер бәла – шәһәр ишегалларын чүп үләне басу. Шикаять белдерүчеләр шул котырып үскән үләннәрне чабуны, кайбер урамнарда утырткан агачларга су сибүне үтенгәннәр.Идарәче компанияләргә һәм башка җаваплы хезмәтләргә ишек алларындагы балалар мәйданчыкларының төзеклеген карап, тикшереп чыгарга кушканнар. Изаил Зарипов урамындагы 5а йорты каршындагы футбол мәйданчыгының сеткасы таушалган, аннан очлы чыбыклар тырпаеп тора икән. Тротуарлардагы убылган асфальт, картайган, авария хәлендәге агачлар, ачык люклар турында инде халык язып арган. “Төртеп күрсәткәнне көтмәгез инде”, – дип үтенә әлмәтлеләр.

БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!

Көн хәбәре