Газетага язылу

Ана капиталы суммасы арттырылачак

Россиядә 2025 елның 1 февраленнән Ана капиталы суммасы арттырылачак. Аның артуя инфляция процентына пропорциональ булачак. Бу хакта Россия Дәүләт Думасының Хезмәт, социаль сәясәт һәм ветераннар эшләре буенча әгъзасы Светлана Бессараб хәбәр итте.

«Беренче балага ул 676 мең сум тәшкил итәчәк, ә икенче һәм аннан соңгы балаларга — 894 мең сум яки 217 мең сум, әгәр гаилә элегрәк түләү алган булса», - дип әйткән депутат.

БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!

Көн хәбәре