Бүген Татарстан башкаласында Сабан туе гөрли. Тынычлык бистәсендәге Каенлыкта узучы бәйрәм кунаклары арасында Төркиянең Әнкара шәһәре мэры Мансур Яваш та бар иде.
«Исәнме, Казан! Исәнме, Татарстан!» Төркия кунагы сүзен татарча исәнләшеп башлады. «Меңьеллык тарихы булган шәһәрдә узучы борынгы бәйрәмдә катнашуыма бик шатмын. Сезгә Әнкарада яшәүче алты млн кешедән сәлам җиткерәм», - диде Мансур Яваш.
Аның сүзләренчә, Казан белән Анкара арасындагы дуслык чәчәк атачак. «Бу дуслык безгә үсәргә, илебезнең киләчәген матурларга ярдәм итәчәк. Яшәсен Сабан туе! Яшәсен Татарстан!», - диде Әнкара мэры.
БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!
Фикер өстәү
Фикерегез