Бүгенге технологик җәмгыятьнең символы булган Илон Маск, мәсәлән: «Сорос Көнбатыш цивилизациясенә чик куярга тели», – дип белдерә. Израильнең диаспора эшләре министры Амихай Шикли: «Мөселманнар Американы йөз ел эчендә ислам иленә әйләндерергә тели», – дип куркыта.
Тик Көнбатыш цивилизациясенең түнтәрелүе мөселманнарга бәйле түгел һәм моның өчен аңа йөз ел ук вакыт кирәк тә түгел. Иң соңгы хәбәрләрнең берсе Нидерландта бер сабыйның табиблар ярдәме белән үзен үтерүе турында. Эш шунда: ул илдә 12 яшьтән кечерәк балаларга да эвтаназия (гомерне медицина ярдәме белән өзү) рөхсәт ителгән канун кабул ителде. Эвтаназия Көнбатышның күпчелек илләрендә, шул исәптән Американың кайбер штатларында да гамәлдә. Андый җәмгыятьләрнең һәлакәткә юл тотачагын аңлау өчен зур акыл кирәкми. Әмма бүгенге сүз рухи һәлакәт түгел, матди катастрофа хакында әле.
Югарыда телгә алынган Илон Маск үткән тәүлекләрдә кыска вакытка гына триллионер булып алды. Фонд базарында аның акцияләр куыгы шулкадәр кабарды: гомуми бәясе триллион доллардан артып китте. Әмма 24 сәгать эчендә куык шундый тизлектә шиңде: Маск олигарх Уоррен Баффетның барлык капиталы күләмендә акча югалтты. Үткән тәүлекләрдә Азиядә фонд түнтәрелеше бара. Триллионлаган долларлык куыклар шиңә. Башка базарларда да хәл шундый. Ярымүткәргеч җитештерә торган компанияләр бер көн эчендә триллион доллар югалттылар. Әлегә бу чын финанс түнтәрелеше дип исәпләнми, чөнки биржалар гел бер аска, бер өскә омтылып, уйнап торалар. Әмма югалтуларның масштабы үсә, турбулентлык көчәя. Үзләренең кулында миллиардлаган долларлык активлары булган аналитиклар зур финанс давылының якында булуын яшерми.
Бу язмада күбрәк Россия базары турында сөйләшербез. Без яшәгән ил дә – глобаль капитализмның бер состав өлеше. Шуңа күрә анда да гомуми кризисның билгеләре чагылмый кала алмый. Россиянең фонд базары инде тотрыклы кризиста. Үзәк матбугаттан бер язма исемен генә китерик: «Фондовый рынок России становится токсичным для инвесторов». Безнең телгә күчерсәк: биржада кыйммәтле кәгазьләр сәүдәсенә акча тыксаң, котылгысыз рәвештә оттырасың дигән мәгънә чыга. Бюджет дефициты зур һәм үсә, чөнки чыгымнар арта, керемнәр кими. Мин менә шул соңгы мәсьәләгә тукталырга теләгән идем. Керемнәр кими…
Буш сүзле булмас өчен статистиканы китерик. Быелның беренче кварталында федераль бюджет керемнәре ни хәлдә? Автор үзе мәшәкатьләнми, саннарны җыюны ясалма акылга йөкли. Ясалма акыл дөрес тапкан булса, вазгыять мондый: 2025 елның беренче кварталында федераль бюджет керемнәре 9 триллион сум булган. Быелның шул ук чорында керемнәр – 8,3 триллион сум гына. Кимү – 8,2 процент. Икенче кварталны эзләмибез, чөнки, бердән, әле саннар әзер түгел, икенчедән, нефть бәясе кискен үсеп, керемнәр артты, моңа шикләнмибез. Безгә стандарт вазгыять кирәк. Стандарт вазгыятьтә керемнәр кимергә тиеш түгел иде, чөнки салымнар артты. НДС, мәсәлән, 20 проценттан 22 процентка күтәрелде. Шуңа карамастан гомуми керемнәр кими. Автор саннар белән артык мавыгырга теләми. Утильҗыемны галәм темпы белән күтәргәч, аны җыю кимегән. Сүзгә генә ышануыгызны сорыйм.
Хөкүмәтнең финанс блогы, салымнарны арттырганда, күбрәк акча җыярга ниятли бит инде. Салым дигәнең гел арта. 2025 елда, әйтик, табыш салымын 20 проценттан 25 процентка җиткергәннәр иде. Акцизлар гел үсеп тора. Нәтиҗәдә товар бәясендә салым өлеше гел үсә. Кеременнән бернинди салым түләмичә, күләгәдә яшәгән кеше дә товар алу өчен базарга чыгуга, бюджетка шактый акча күчерә. Машинасына бензин салса, 70 процентка якын салым түли. Әйтик, мең сумлык бензин салганда, бюджетны 700 сумга якын баетасың. Хәзер бензин кризисы көчәя. Түрәләр халыкны бензинны азрак тотарга өнди. Бакларга никадәр азрак ягулык салсаң, акциз табышы шуның кадәр азрак керә. Димәк, пропаганда бюджетка каршы эшли булып чыга.
Мотор ягулыгына бәйле проблема – стандарт булмаган хәл. Безне стандарт күренеш кенә кызыксындыра. Ни өчен вазгыять тотрыклы булганда, салым күтәрү аның кимрәк җыелуына китерә? Икътисад турындагы алдагы язмаларның берсендә без Лаффер кәкресен искә алган идек һәм аңа аерым язма багышларга да вәгъдә иттек. Бу язма шуның турында да инде. Америка икътисадчысы Артур Лаффер 1980 нче елларда салымнарны билгеле бер ноктага кадәр арттыргач, аларны җыю кими дигән фикер әйтә. Салымны киметү, киресенчә, аның җыелуын арттыра. Лаффер моның графигын эшләп күрсәтә. Графикта башта салым арткан саен керем дә артып бара, әмма югары ноктага җиткәч, хәл кирегә үзгәрә. Бизнес компанияләр, салым арткач, аннан качу җаен эзли башлый, ягъни күләгәгә китәләр. Аларны күләгәдән чыгарырга тырышу катастрофага әйләнә: бәяләр үсә, җитештерү кими. Бизнес бөлә. Россиядә һәм глобаль капитализмның башка илләрендә без шуны күзәтәбез. Чиновниклар «кәкре» турында белә, әлбәттә, әмма аның югары ноктасы турында бәхәсләшәләр. Әле салымны күтәрү җае бар, дип, үз-үзләрен ышандыралар.
Лаффер, чынлыкта, бернинди дә ачыш ясамый. Ул плагиат белән шөгыльләнә. Урта гасыр мөселман галиме ибн Халдун идеяләрен урлый. Ибн Халдун исә: «Империянең башында салымнар аз була, алардан керемнәр күп була. Империя ахырында салымнар зур була, алардан керемнәр аз була», – дип әйтеп калдыра. Ул тагын: «Салымнар һәм мәҗбүри йөкләмәләр арткан саен, кешеләрнең хезмәт итү һәм кәсеп белән шөгыльләнү теләге кими», – дип яза. Президент Рейган Американы кризистан тартып чыгару өчен нәкъ менә ибн Халдун өйрәтүләрен файдалана да: салымнарны киметә. Аңа уңышка ирешү өчен риба системасыннан баш тартырга кирәк була, ләкин киресен эшли. ...Һәм без башында Америка торган дөньякүләм процентлы икътисадның түнтәрелеп, зур сугыш фазасына кереп баруын күрәбез.
БЕЗНЕҢ МАКС КАНАЛЫНА ЯЗЫЛЫГЫЗ!
Фикер өстәү
Фикерегез