«Автомәктәп сайларга туры килсә, һич тә анда укып чыкканнарның интернетта калдырылган фикерләренә игътибар итмәс идем. Автомәктәптә ничек укытылырга тиешлеген белмәүченең фикеренә таянырга ярамый чөнки. Шулай бервакыт, элекке укучылары, автомәктәпне мактап, машина йөртү буенча күп дәресләр уздырылуы турында сөйләгәннәрен хәтерлим. Ләкин, сөйләшә торгач, нибары 26 дәрес уздырылуы ачыкланды. Шуңа күрә интернетта калдырылган фикер генә автомәктәпнең сыйфатлы эшләвен күрәтми», – дигән ул агентлык хәбәрчесенә.
Аның сүзләренә караганда, мәктәп сайлаганда, шәхсән шунда барып, теоретик һәм практик дәреләрнең ничегрәк уздырылуын карап кайтырга кирәк.
«Иң элек шуңа игътибар итәсе: юллардагы катлаулы хәлләр аңлатылып, берочтан юл хәрәкәте кагыйдәләре белән дә таныштырыламы, әллә инде укытучы укучылары белән имтихан билетларын гына чишеп утырамы? Машина йөртү дәресләрендә инструкторның нәрсә һәм ничек эшләвен яхшылап карыйсы. Инде килеп, автомәктәпнең үз мәйданчыгы бармы-юкмы икәнен белешү дә зыян итмәячәк», – дип аңлаткан Попов.
Ул шулай ук килешүне игътибар белән укырга, теория һәм практика буенча сәгатьләр санын, укыту бәясен игътибарга алырга киңәш иткән.
«Эш шунда: автомәктәптә укытуның үзкыйммәте 53 мең сум тәшкил итә. Бу бәяне узган елда ук санап чыгарган идем инде мин. Ә бездә автомәктәпләр һәр почмакта диярлек 25-30 мең сумнан үз хезмәтен тәкъдим итә. Мондый акчага кешене машина йөртергә өйрәтеп булмый, аңа ришвәт уенында катнашырга тәкъдим итү кебек кенә бу», – дип йомгак ясаган сүзенә белгеч.
БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!
Фикер өстәү
Фикерегез