Газетага язылу

Авылда эш бетми: «ВТ» журналисты хезмәт базарындагы хәлләрне белеште

Кемнәрнең кесәсе калынайганы билгеле: 2026 елның беренче яртысында медиан хезмәт хаклары иң күпкә арткан тармаклар рейтингын игълан иткәннәр. Беренче өчлектә – авыл хуҗалыгы, чимал чыгару һәм иминиятләштерү. Эшкә әнә шунда барырга кирәк. Бүген республикада 4 меңгә якын кеше рәсми рәвештә эшсез буларак теркәлгән. Хезмәт базарында аларга 80 меңнән артык вакансия бар. Кемгә нинди эш кирәк?

Авылда эш бетми: «ВТ» журналисты хезмәт базарындагы хәлләрне белеште

Эш табарга ярдәм итә торган онлайн платформа белгечләре 2026 елның беренче яртысында хезмәт базарындагы медиан хезмәт хакларын өйрәнгән. Бу урында ачыклык та кертик: медиан хезмәт хакы ул – эшләүчеләрнең яртысы шуннан күбрәк, ә калган яртысы шуннан азрак акча ала дигәнне аңлата. Кешеләрнең матди хәлен яхшырак аңларга ярдәм итә торган күрсәткеч, кыскасы. Аннан аермалы буларак, уртача хезмәт хакы – оешмадагы барлык эшчеләрнең керемен бергә кушып, шуны хезмәткәрләр санына бүлүдән килеп чыккан уртача сан. Шуңа күрә ул медиан хактан зуррак, халыкның матди хәленнән дә ераграк.

Хезмәт хакларына әйләнеп кайтыйк. 2026 елның беренче яртысында илдә медиан айлык акча 7,2 процентка артып, 81,3 мең сумнан 87,2 мең сумга җиткән, ди hh.ru белгечләре. Алар әйтүенчә, шушы вакыт аралыгында хезмәт хаклары барыннан да бигрәк авыл хуҗалыгында, чимал чыгаруда һәм иминиятләштерүдә арткан. Иң зур үсеш (25,8 процентка) аграр тармакта теркәлгән. Тикшерү нәтиҗәләреннән күренгәнчә, бүген авыл хуҗалыгында тәкъдим ителә торган медиан хезмәт хакы 119,8 мең сумнан 150,7 мең сумга кадәр җиткән. Чимал чыгаруда үсеш – 24,8 процент (140,1 мең сум), иминиятләштерүдә – 11,5 процент (87,3 мең сум). Хезмәт хаклары иң күп арткан тармакларның беренче бишлегендә эшче персонал һәм клиентларга хезмәт күрсәтү дә бар.

Аерым һөнәр ияләрен алсак, бу елның беренче яртысында медиан хезмәт хаклары дүрттән бергә диярлек артуны контакт-үзәк операторлары (63,6 мең сумга кадәр), машинистлар (184,9 мең сумга кадәр), пешекче һәм кондитерлар (80,6 мең сумга кадәр), эретеп ябыштыручы һәм сантехниклар (98,8 мең сумга кадәр), кладовщик һәм товар кабул итүчеләр (94,9 мең сумга кадәр) сизгән.

– Ел башыннан бирле эшче һөнәр ияләренең хезмәт хаклары күбрәк артты. Шул ук вакытта үсеш күрсәткечләре һәм керем дәрәҗәсе буенча әйдәп баручылар һәрвакыт тәңгәл килмәскә дә мөмкин. Мәсәлән, контакт-үзәк операторларының хезмәт хаклары тиз үсә, иң зур тәкъдимнәр исә машинистларга кагыла. Әлеге һөнәр ияләре арасында медиан хезмәт хакы 185 мең сумга диярлек җитте, бу – кайбер җитәкче вазыйфаларга караганда да зуррак, – ди интернет-платформаның тикшерүләр буенча җитәкчесе Мария Игнатова.

Яшелчә үстерү белән шөгыльләнүче эшкуар Илдар Газизов әйтүенчә, аграрийларның нефтьчеләрне куып тотуы гаҗәп түгел.

– Кеше һәрвакыт җиргә тартыла. Авыл хуҗалыгы тармагы исә даими үсештә, яңа технологияләр гамәлгә керә, эшне төрлечә цифрлаштырырга тырышабыз. Өч елдан бирле бакча җиләге үстерәм. Үсентеләргә су сибү, аларны карап тору барысы да автоматлаштырылган, бакчада камералар тора. Шуңа күрә заманча техника белән эшли алучылар кирәк. Ә яхшы белгечләрне югары хезмәт хаклары белән кызыктырырга туры килә, әлбәттә. Чөнки бүген эшче кулларга кайсы тармакта да ихтыяҗ зур. Авыл хуҗалыгында эшне җәелдерергә дәүләттән бирелә торган субсидияләр, ташламалы программалар булыша, – ди ул.

Татарстан Хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министрлыгы мәгълүматларына караганда, бүген республикада бер эшсезгә егермеләп буш эш урыны туры килә. «Работа России» порталында Татарстан эш бирүчеләре 80 328 эш урыны тәкъдим итә. Шул ук вакытта, республикада барлыгы 3727 кеше рәсми рәвештә эшсез буларак теркәлгән.

Татарстанда эш кайда бар?

– Төзелеш һәм торак-коммуналь хуҗалык өлкәсендә (23,8 мең эш урыны);

– сәнәгатьтә (16,8 мең эш урыны);

– сәламәтлек саклау, мәгариф, фән, мәдәният өлкәләрендә һәм дәүләт хезмәтендә (6,8 мең эш урыны);

– сату һәм көнкүреш хезмәте күрсәтү, халыкка хезмәт күрсәтү өлкәләрендә (4,4 мең эш урыны);

– авыл хуҗалыгында, экология һәм ветеринариядә (1,4 мең эш урыны);

– транспортта (1,3 мең эш урыны);

– мәгълүмат технологияләре, телекоммуникацияләр һәм элемтә өлкәсендә (0,2 мең эш урыны);

– тармакара һөнәрләр һәм белгечлекләр (25,6 мең эш урыны).

Татарстан Хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министрлыгы мәгълүматлары.

Сүз уңаеннан, хәзерге вакытта Татарстанда «Кадрлар» илкүләм проекты гамәлгә ашырыла.

БЕЗНЕҢ МАКС КАНАЛЫНА ЯЗЫЛЫГЫЗ!

"нацпроект" , нацпроект" , "национальный проект" , "Илкүләм проект" , "милли проект" , "Илкүләм проект*" , "Илкүләм проектлар" , "милли проект*" , "милли проектлар" , "Профессионалитет",СВО, эвакуированные, эвакуируемые, донбасс, днр, лнр , донецк , луга

Көн хәбәре