Газетага язылу

БДИ тапшыру пунктлары янында төзелеш һәм мәдәни чаралар чикләнәчәк

Рособрнадзор Бердәм дәүләт имтиханы пунктлары янында төзелеш һәм техник эшләрне, шулай ук шау-шулы мәдәни чаралар уздыруны чикләргә тәкъдим итте. Бу хакта ведомство киңәшләренә сылтама белән «РИА Новости» хәбәр итә.

Документта мәктәп укучылары өчен имтиханнар вакытында уңайлы шартлар тудырырга кирәк, дип билгеләп үтелә. Ведомство дәүләт йомгаклау аттестациясе тыныч һәм яхшы шартларда узарга тиеш дип саный.

Шулай ук Рособрнадзор эссе һава торышы булган очракта имтиханнарда катнашучыларның барысын да эчәр су белән тәэмин итәргә кирәклеген билгеләде. Имтиханнар уздырыла торган урыннардагы медицина пунктлары кирәк булганда укучыларга ярдәм күрсәтергә әзер булырга тиеш.

Моннан тыш, БДИ уздыру көннәрендә имтихан тапшыру пунктлары янында шау-шулы төзелеш һәм техник эшләр, шулай ук шау-шулы мәдәни чаралар уздыру киңәш ителми.

БДИ-2026ның төп чоры 1 июньдә башлана.

/Татар-информ

БЕЗНЕҢ МАКС КАНАЛЫНА ЯЗЫЛЫГЫЗ!

Көн хәбәре