Бу хакта РИА Новостига Дәүләт Думасының Хезмәт, социаль сәясәт һәм ветераннар эшләре комитеты рәисенең беренче урынбасары Светлана Бессараб сөйләгән.
«Иминият пенсиясенә икеләтә билгеләнгән түләү күләмендә югары пенсияне декабрьдә 80 яшькә җиткән пенсионерлар алачак», - диде Бессараб.
Әгәр пенсия алу көннәре гыйнвардагы бәйрәм көннәренә туры килгә икән, пенсия инде ел ахырында, 30 декабрьдән дә соңга калмыйча киләчәк, дип ачыклык кертте ул.
«2027 елның 1 февраленә кадәр Россиядә иминият пенсиясенә икеләтә теркәлгән түләү аена 19 169,38 сум тәшкил итә. 1 февральдән түләүләр артачак», - диде депутат.
БЕЗНЕҢ МАКС КАНАЛЫНА ЯЗЫЛЫГЫЗ!
Фикер өстәү
Фикерегез