«Урман – хикмәтле урын»
Яшел Үзәндә яшәүче Алинә Ихсанова әйтүенчә, быелгы җәй әтәч гөмбәсенә бай.
– Июльдә һава торышы гөмбә үсәргә менә дигән булды. Урманнар әтәч гөмбәсе белән тулды. Үзем Раифа бистәсе тирәсендәге урманнарда йөреп кенә җыям. Таң атканда ук чыгып китәм. Иртәнге сигезләргә өч чиләк гөмбә җыеп чыккан көннәрем дә була, – дип сөйли Алинә. – Гөмбә сатып, акча эшләп булмый дисәләр дә, акмаса да тама. Тик утыру түгел инде. Үземнең сатып алучыларым бар. Быел килосын 300–350 сумнан бирәм. Рестораннарга алып китүчеләр дә бар. Кәсеп итәргә уйласаң, аяк-кулың ял күрми, билгеле.
Яздан башлап, кара көзгә кадәр урманнан кайтып кермәгән Саба районы кызы Ләйсән Гасыймова: «Яңгырлы көннәрдән соң урнашкан эссе һава торышы гөмбәләргә зыянлы», – ди.
– Быел яз айларында кәҗә гөмбәсе булмады. Яңгыр вакытында майлы гөмбә күп иде. Ләкин эссе көннәр башлангач, алар бик тиз кортлый, җыярлык булмый. Үзебез, яңгыр яуса да, урманнан кайтып кермәдек. Урман – бик бай, хикмәтле урын бит ул. Гөреҗдә җыеп тозлап куйдык инде. Ә менә ак гөмбә әлегә безнең урманнарда күренми. Аны августта җыярбыз дип торабыз, – ди Ләйсән. – Көз якынлашкан саен, гөмбәләр дә яхшырак үсә башлый, алар эссе һава торышын яратмый. Әлегә үзебезгә җитәрлек гөмбә генә җыйдык, сатарлыгы юк. Бар өмет – көз айларына.
Алучысы бар
Базарларда гөмбә сатучыларның дә хәлләрен белешеп кайттык. Мәскәү базары тирәсендә күбесе – Мари Эл республикасыннан килүчеләр. Һәр икенчесе әтәч гөмбәсе сата. Килосы 300 сумнан башлана. 400–450 сум сорап торучылар да бар. «Быел гөмбәгә бай ел түгел», – дип зарланды Александр.
– Яңгырлардан соң элек гөмбә урак белән урырлык булып чыга иде. Быел табигать бик саранланып кына бирә. Шулай да йөргән аякка җим иярә. Иртән урманга барып, әтәч гөмбәләре җыеп кайтам да Казанга килеп сатам. Бик теләп алалар. Мари урманнарыннан дигәч, аеруча яраталар. Күпләр ак гөмбә сорый, әлегә аны урманда очратканым булмады, – ди ул.
Колхоз базары сатучылары да гөмбәсез тормый, җыючылар китереп кенә тора икән. Биредә әтәч гөмбәсен 250 сумга да алып була. Бер урында гына ак гөмбә сатучыга тап булдык. Анысы 700 сум. Бәясен күргәч, гөмбәләр «патша»сына якын килергә дә куркырсың. Шулай да сатуга куйганнар икән, димәк, алучысы да табылыр.
“Ялгышмас өчен тәҗрибә кирәк”
КФУның Экология һәм табигатьтән файдалану институтының өлкән укытучысы Ким Потапов әйтүенчә, урманга гөмбәгә барганда, иң мөһим кагыйдә – «белмәгәнгә кагылма» булырга тиеш.
– Нинди гөмбә җыярга теләвегезне төгәл белергә кирәк. Чөнки төрле гөмбәләрне төрле җирдә табарга була. Мәсәлән, каен урманында ак гөмбә һәм каен гөмбәләре үсә. Әгәр майлы гөмбә җыярга телисез икән, нарат урманына барырга кирәк. Усак, каен агачлары үсә торган катнаш урманнарда гөреҗдә эзләп карарга була, – диде Ким Потапов. – Безнең республикада гөмбәләрнең 1,1 меңнән артык төре бар. Аларның берничә йөз төре ашарга яраклы. Ә иң тәмлеләре һәм популяр булганнары – ак, майлы һәм әтәч гөмбәсе. Татарстан урманнарында агулыларын да очратырга була. Ялгышмас өчен тәҗрибә кирәк. Бер гөмбә ашап та агуланырга мөмкин.
Казанның 7 нче клиник хастаханәсе матбугат хезмәте хәбәр итүенчә, май ахырыннан башлап кына да гөмбә белән агулануның 8 очрагы теркәлгән. Шуларның берсе дуңгыз гөмбәсе белән агуланса, икесе кәҗә гөмбәсе ашаган булган. Калганнары нинди гөмбәдән авыз итүләрен дә әйтеп бирә алмаган. Табиблар, агуланган гөмбәне ташламаска киңәш итә. Ул нинди матдә белән агуланганны ачыкларга ярдәм итәргә мөмкинлек бирә.
Гөмбә белән агулану билгеләре: баш әйләнә, эч китә, йөрәк тибеше ешая, куллар һәм аяклар салкын була, эч авырта, температура күтәрелә, галлюцинацияләр булуы мөмкин. Беренче билгеләр барлыкка килүгә, ашыгыч ярдәм чакыру кирәк. Сырхауны хастаханәгә никадәр иртәрәк китерсәгез, аны коткарып калу ихтималы шулкадәр зуррак.
Кызганыч, кисәтүләргә карамастан, гөмбә белән агулану очраклары теркәлеп тора. Белгечләр, аларны 14 яшькә кадәрге балаларга, авыру кешеләргә, өлкән яшьтәгеләргә һәм йөкле хатыннарга ашарга ярамый, дип кисәтә. Сәнәгать зоналары, автотрассалар һәм тимер юллар янында үскән гөмбәләрне җыярга киңәш ителми, чөнки алар үзләренә кеше сәламәтлеге өчен зарарлы авыр металларны сеңдерә. Кортлы гөмбәне дә кәрзингә салмагыз. Җыйган гөмбәне мөмкин кадәр тизрәк, кимендә өч сәгать эчендә эшкәртергә кирәк. Алты айдан да артык сакланган консервланган гөмбәне ашарга ярамый.
Белсәң, комачау итмәс
Гөмбә җыярга яратучыларга урманга барыр алдыннан Кызыл китапны карап чыгу комачау итмәс. Ник дигәндә, Татарстанның Кызыл китабына гөмбәләрнең 40 тан артык төре кертелгән. Ашарга яраклылар арасында зонтиклы трутовик һәм бөдрә грифол гөмбәләрен җыю катгый тыела. Исегездә тотыгыз: Кызыл китапка кергән гөмбә төрләрен җыйган, саклаган һәм саткан өчен административ һәм хәтта җинаять җаваплылыгы да каралган. Мин белмәдем, дип кенә котылып калып булмаячак. Физик затларга 2,5 меңнән 5 мең сумга кадәр штраф түләргә туры киләчәк. Юридик затлар өчен штраф күләме – 500 меңнән 1 млн сумга кадәр.
БЕЗНЕҢ МАКС КАНАЛЫНА ЯЗЫЛЫГЫЗ!
Фикер өстәү
Фикерегез