Бер розеткага берничә прибор тоташтыруның нинди куркыныч белән янавын аңлатканнар

Суык чорда, өйдә җылы булсын өчен, еш кына электр җылыткычыннан файдаланырга туры килә. Янгын куркынычсызлыгы буенча белгеч Константин Кузнецов “Абзац” хәбәрчесенә сөйләп үткәнчә, сыйфатлы, төзек җылыткыч янгын чыгуга китерми, ләкин бер розеткага берьюлы берничә прибор тоташтырылган очракта ут чыгу куркынычы бермә-бер арта.

Һәр розетка электр энергиясен билгеле бер күләмдә куллануга исәпләнгән. Розетка яки «удлинитель» көчәнебрәк эшли башласа, кыска ялганыш барлыкка килеп, ут чыгарга мөмкин. 
Кузнецов билгеләп үткәнчә, җылыткычның техник паспортында җылытуның чик күләмнәре билгеләнгән. Җитештерүчеләр аны, зыян-зәүрәт салмаслык итеп, максималь дәрәҗәдә күпме егәрлектә җылыта алуын сынап карыйлар.

Ләкин розеткага тоташтырылган приборлар күп булганда, электр чыбыгына зур көчәнеш төшү сәбәпле, кыска ялганыш барлыкка килергә мөмкин.

Белгеч шулай ук җылыткычтан файдалануның төп кагыйдәләрен үтәү зарурилыгын да искә төшергән. Аның әйтүенчә, гараж-фәләндә әштер-өштер генә ясалган арзанлы җылыткыч сатып алудан сак булырга кирәк. Мондый приборга сынау үткәрелми һәм, әлбәттә инде, аның бернинди иминлек сертификаты да була алмый. Шулай итеп, аннан  файдалану ут чыгу куркынычын бермә-бер арттыра.

Моннан тыш Кузнецов кием-салым һәм урын-җир кирәк-ярагы киптерү өчен җылыткычтан файдаланырга ярамавы турында кисәткән. Аның сүзләренә караганда, буяу яки башка токсик матдәләр сеңдерелгән әйберләр, хәтәр пар чыгарып, приборның кызуына һәм ут чыгуга китерергә мөмкин.

БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!

Көн хәбәре