Татарстанда кыргый хайваннарга бәйле юл-транспорт һәлакәтләре ешайды. Һәлакәтләр Биектау районының Коркачык авылы янында һәм Алабуга районында М7 трассасының 983 чакрымында килеп чыга. Нәтиҗәдә ике кабан һәм кыр кәҗәсе һәлак була. Машиналар җитди зыян күргән.
Татарстан Республикасы Биологик ресурслар буенча дәүләт комитеты автомобильчеләрне тизлек режимын үтәргә, аеруча сак һәм игътибарлы булырга, кыргый хайваннарның юлга килеп чыгу мөмкинлеге булган урыннар турында мәгълүмат бирә торган билгеләрне күз уңыннан ычкындырмаска һәм тәүлекнең якты вакытында йөрергә тырышырга чакыра.
БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!
Фикер өстәү
Фикерегез