Газетага язылу

Чәчәгенә карыйсымы, сабагынамы?

«Әй, хәзер күпме бәрәңге ашыйбыз инде?!» – дип, бәрәңгедән кул селтәгән рәвеш китерсә дә, сала халкы утыртканын казып алганчы, барыбер бакчасыннан күзен алмый.

Чәчәгенә карыйсымы, сабагынамы?

Җир җитешәме, утыртырга соңга калмыйбызмы ише уйлар бүлбеләр җир куенына салынганнан соң беразга тынып тора да, алар тишелә башлауга күңелдә кабат тернәкләнә. Тигез тишелми, дип тә, тишелә башлаганчы кортлар чыккан инде, дип тә, җире каты, чүп басты, сабагы зәгыйфь яки, киресенчә, быел сабакка котыра, дип тә, чәчәк атмады, дип яки чәчәкләре бигрәк озак торды, уңышы булырмы икән, дип тә... Саный китсәң, бакчадан эзне дә, күзне дә суытмауның сәбәпләре бихисап.

Бу ел да искәрмә түгел. Шушы этапларның барысын үттек инде. Яңгырлар тоташ яуган чорда: «Сабакка котыра, тагын азрак яуса, бөтен бәрәңгеләр авып кына төшәчәк», – дип сөйләшсәк, бу көннәрдә күпләр: «Быел чәчәге бигрәк күп, бигрәк озак торды, уңышы булырмы икән?» – дип борчыла башлады инде.

Дөрестән дә, быел бәрәңге бакчалары чәчәк басуы кебек – карап туйгысыз матур булды. Арабызда моңа игътибар итмәүчеләр дә бар үзе. Авылда яшәп, ничек инде бәрәңге чәчәгенә битараф калып була?! Шомырт, сирень кебек хуш ис бөркемәсәләр дә, табигатьнең тагын бер иң гүзәл чәчкәсе бит алар. Утыртканнан соң шул чорны көтә башлыйсың лабаса. Өстәвенә белгечләр дә, әнә, бәрәңге чәчәк аткан чорда бүлбеләр формалаша, калган чакта шулар үсә дип аңлата.

Ләкин шул ук вакытта бәрәңгенең күп итеп чәчәк атуы һәрвакытта да яхшы уңыш билгесе булмый, ди белгечләр. Чәчәк ату чоры да төрле сортныкы төрлечә икән. Арада 5–7 көн чәчәк атучылары да, ике атна тирәсе чәчәктә утыручылары да, бөтенләй чәчәк атмаучылары да очрый. Табигать шартларының ничек килгәненә карап, гап-гади сортлылары да елга ике тапкыр чәчәк атарга да мөмкин икән. Быел бәрәңгеләр ике атна дигән чорны да үтеп китте инде, әле дә шау чәчәктә. Элек өлкәннәр, чәчәк аткан чакта бер яңгыр булса, дия иде. Баксаң, фәнни яктан да, чәчәк атканда һәм чәчәк атып, бер-ике атна үткәч тә бәрәңгегә су күп кирәк икән. Быел бездә нәкъ менә бәрәңгеләр чәчәк аткан чорда яңгырлар туктады. Монысы да уңышка тискәре йогынты ясармы инде?

– Быел бит җирдә дым күп. Өсте катып китсә дә, аста дым җитәрлек. Хәтта базларда язын кергән сулар да бетмәде әле. Башка елны бу вакытка кибеп бетә иде инде, – ди кайбер авылдашлар.  

Балтач районында бердәнбер бәрәңге үстерә торган «Татарстан» хуҗалыгы баш агрономы Фирдус Хәкимов белән дә шул турыда сөйләштек.

– Яңгырлар кирәк шул. Телефон көн дә яңгыр күрсәткәч, моңа кадәр су сиптермәдек, көттек. Бүген яумаса, иртәгә сугаруны башларга дип торабыз инде. Һичьюгы, бер мәртәбә яңгыр яуса да, әйбәт булыр иде. Дымның бик күп кирәк чагы. Моңа кадәр бәрәңгегә үсәргә шартлар бик әйбәт булды. Чәчәкләренең күп булуы да, озак торуы да уңышка йогынты ясамый. Башка шартлар уңай килү кирәк. Үзебездән торганны да эшләргә тырышабыз. Яфрактан микроэлементлар белән тукландыруның яхшы нәтиҗәсен күрәбез. Чүп үләннәргә, авыруларга, фитофторозга каршы эшкәртәбез, корткычларга каршы агулап утыртабыз. Быел 81 гектарда утырттык, элегрәк ел саен яңа сортлар сыный идек. Быел безнең шартларда үзен күп еллар әйбәт күрсәткән, тәмле дә булган «Гала» сортын гына калдырдык, – дип сөйли Фирдус.

– Бәрәңге быел сабакка котырды, бөтен көчен сабакка биреп бетермиме икән? – дип борчылучылар да бар.

– Юк, сабакның көчле булуы яхшы. Начар, зәгыйфь сабактан мул уңыш алып булмый. Казып карадык – бәрәңгеләр бик әйбәт яралган. Әйтәм бит, шушы көннәрдә бер яңгыр кирәк.

БЕЗНЕҢ МАКС КАНАЛЫНА ЯЗЫЛЫГЫЗ!

"нацпроект" , нацпроект" , "национальный проект" , "Илкүләм проект" , "милли проект" , "Илкүләм проект*" , "Илкүләм проектлар" , "милли проект*" , "милли проектлар" , "Профессионалитет",СВО, эвакуированные, эвакуируемые, донбасс, днр, лнр , донецк , луга

Көн хәбәре