Республика көне уңаеннан, Чаллыда шәһәр мэры Наил Мәһдиев исеменнән Үзәк районнан махсус хәрби операциядә катнашучыларның гаиләләренә бүләкләр тапшырганнар.
Хәрбиләрнең гаиләләрен котлауга Үзәк район администрациясе башлыгы Эдуард Фәттахов, депутатлар һәм шәһәр предприятиеләре җитәкчеләре дә кушылган. Наил Мәһдиев исеменнән 570 бүләк җыелмасы, шулай ук яңа туган сабыйлары булган гаиләләргә 6 нәниләр комплекты тапшырганнар.
Үзәк район администрациясендә хәбәр итүләренчә, бүләк җыелмасында - азык-төлек, ә нәниләр комплектында - яңа туган балага өчен кирәк-ярак бар.
"Республика һәм шәһәр җитәкчелеге тарафыннан алга таба да хәрбиләрнең гаиләләренә тиешле бөтен ярдәм күрсәтеләчәк", - дигән Эдуард Фәттахов.
БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!
                                                        
                                                        
                                                        
                                                        
                                                        
                                                        
                                                        
                                                        
                                                        
        
Фикер өстәү
Фикерегез