Чувашия башлыгы Республика көне белән котлады

Чувашия башлыгы Олег Николаев Татарстан халкын Республика көне белән котлады. Котлау аның телеграм-каналында чыкты.

Олег Николаев билгеләп үткәнчә, Татарстан бай тарихлы, уникаль мәдәниятле һәм традицияләргә бай төбәк.
«Биредә 170тән артык милләт тату яши, алар арасында йөз меңнән артык чуваш та бар. Барыбызны да халыклар дуслыгы, күршеләрчә мөнәсәбәтләр, уртак йортыбызның, яраткан Россиябезнең чәчәк атуы хакына хезмәт итү теләге берләштерә», - дигән Олег Николаев.

Ул шулай ук Чувашия белән Татарстан арасындагы мөнәсәбәтләр киләчәктә дә ныгыячагына ышаныч белдергән. "Бәйрәм белән котлыйм! Татарстан халкына ныклы сәламәтлек, эшләрендә уңышлар, югары казанышлар, төбәккә киләчәктә үсеш алуын һәм чәчәк атуын телим», - диелгән котлауда.

БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!

Көн хәбәре